Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балык, кап!

Җәйләү авылында яшь балыкчылар балык ярышты. Әгәр авыл елга яки күл тирәсендә урнашкан икән, андый җирлектә балык тотарга яратучы малайлар да күп була. Шушы үзенчәлекне истә тотып, эшмәкәр Виталий Касакин яшь балыкчылар арасында бәйге оештырырга булды. Аның тәкъдимен Мөсәнниф Ханов белән Виталий Абрамов та хупладылар. Ярышлар Җәйләү авылы янындагы «Касакин усадьбасы» ҖЧҖ балык үрчетү питомнигы территориясендә үтте. 15 яшькә кадәрге 20 бала катнашты. Гомуми приз фонды 9 мең сум тәшкил итте. 

– Балаларны тәрбияләү аларны өстәл артына утыртып, вәгазь укуга гына кайтып кала икән, аның нәтиҗәсе һәр чакта да уңай булмый. Тәрбия дәресләрен эш белән аралаштырып барганда, нәтиҗәсе дә кулай була, – дип үз фикерләре белән уртаклаша Виталий Касакин. – Гадәттә, бала кечкенәдән нәрсә белән булса да кызыксына икән, аны хупларга кирәк. Өлкәннәрнең нәрсә белән шөгыльләнгәнен бала күреп, шул эшләрдә катнашып үсәргә тиеш. Үз балаларына вакыт тапкан, бергә эшләп, бергә ял иткән әти-әниләр аерылып тора. Аларга карап торуы ук күңелле. 
Башта әлеге бәйгене үз хезмәткәрләренең балалары һәм оныклары өчен генә оештырырга уйлаганнар. Ләкин тора-бара бәйгедә катнашырга теләүчеләр саны арткан, Малайлар дусларын, танышларын чакыра торгач, катнашучылар саны егермегә җиткән. Иң яхшы балык тотучы исеменә Җәйләүдән, Бордыдан, Бордыбаштан, Чаллыдан, хәтта Түбән Камадан килгән балалар көч сынашкан.
Җәйләү авылыннан Александр Кузнецов бу ярышка оныклары өчен җанатар буларак килгән.
– Димага 14, Булатка 10 яшь. Икесе дә балык тотарга ярата. Чаллыда яшиләр, безгә каникулларга кунакка кайтып йөриләр, – дип башлады ул сүзен. – Ярышлар шундый яхшы итеп оештырылган. Балаларга баштан кагыйдәләрне аңлаттылар, һәр балык тотучының үз номеры, үз урыны билгеләнде. Бер сәгать эчендә мөмкин кадәр күбрәк балык тотарга кирәк иде. Димага караганда, Булатка кулайрак килде. Ул өченче урынны яулап, акчалата призга лаек булды. Диманың да күңеле төшмәде, чөнки бергәләп балык та тоттылар, вакытны да күңелле итеп үткәрделәр. Шуны да әйтергә кирәк: оештыручылар балаларга татлы бүләкләр әзерләгән. Мондый бәйрәмнәр традициягә керсен иде, – ди Александр Семенович.
13 яшьлек игезәкләр Ильнур һәм Ильфат Шәйхаттаровлар Түбән Камадан килгәннәр. Яшь балыкчылар арасындагы бәйге хакында туганнары аша белгәннәр. Яшьүсмерләр оештыручыларны чын-чынлап гаҗәпләндерде: икесе дә бертигез күләмдә – 1050шәр грамм балык тоттылар.
– Малайлар әлеге хәлгә үзләре дә шаккатты, – ди елмаеп әниләре Альбина. – Җәй буе балыктан кайтып тормый алар. Ә монда исә әнә нинди эре балык тоттылар. Әбиләре Галина Николаевна өчен балык – иң тәмле ризык, шуңа күрә тоткан балыкларын малайлар аңа бирде. Мин бу бәйгене оештыручыларга бик тә рәхмәтле. Һава шартлары да кулай килде. Әле бит оештыручылар әнә күпме татлы ризыклар әзерләгәннәр – карбызы да, кавыны да, татлы эчемлекләре дә мулдан. Бәйгегә йомгак ясаган арада, балалар рәхәтләнеп сыйланды, – дип, үз кичерешләре белән уртаклашты Альбина Шәйхаттарова.
Бәйгенең җиңүчесе дип, Чаллыдан килгән Кирилл Жаров билгеләнде. Бу көнне ул 3,400 кило балык тотты. Бордыбаштан Рамзил Галин 2,750 кило белән – икенче урында. Алардан бераз гына калышкан Булат Сафинның күрсәткече – 2,650 кило. Ул өченче урында. Җиде яшьлек Ярослав Григоров, иң яшь балыкчы буларак, акчалата приз белән бүләкләнде.
Оештыручылар сүзләренчә, мондый бәйгеләр традициягә керәчәк. Киләчәктә ярышларны ике этапта үткәреп, катнашучыларның санын тагын да арттыру күздә тотыла.

Фото Виталий Касакиннан алынды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X