Татарстанда бөер синдромы белән геморрагик бизгәк очраклары бер ел эчендә ике тапкырга арткан. Белгечләр моны инфекциянең сезонлы күтәрелеше һәм вирус йөртүче кимерүчеләр саны артуы белән бәйли.
Татарстанда бөер синдромы белән геморрагик бизгәкнең 408 очрагы ачыкланган. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда ике тапкырга күбрәк. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.
Белгеч сүзләренчә, республикада әлеге инфекциянең сезонлы күтәрелеш чоры башланган. Авыруны таратучы төп факторларның берсе — кимерүчеләр. Быел Татарстанда аларның саны да арткан, ә кимерүчеләрнең якынча 12 проценты инфекция йөртүче булып тора.
Нет комментариев