Татарстанда 17 яшькә кадәрге балалар өчен бердәм пособие кемнәргә бирелә
җәмгыять

Татарстанда 17 яшькә кадәрге балалар өчен бердәм пособие кемнәргә бирелә

17 яшькә кадәрге баласы булган аз керемле гаиләләр бердәм пособиегә дәгъва итә ала. Әмма түләү билгеләнсен өчен гаиләнең кереме, милке һәм башка шартлары исәпкә алына. Татарстанда пособие кемнәргә тиеш һәм аның күләме күпме — «Татар-информ» аңлата.

Пособие күләме күпме?

Түләү күләме гаиләнең матди хәленә карап билгеләнә. Ул бала өчен төбәктәге яшәү минимумының 50, 75 яки 100 проценты булырга мөмкин. Татарстанда 2026 елда балалар өчен яшәү минимумы 15 615 сум тәшкил итә. Әгәр гаиләдә 17 яшькә кадәр ике яки күбрәк бала булса, пособие аларның һәркайсына аерым түләнә. Гадәттә, түләү бер елга рәсмиләштерелә, аннан соң аны озайту өчен яңадан гариза бирергә кирәк.

Кемнәр пособиегә хокуклы?

Бердәм пособие аз керемле гаиләләргә ярдәм итү өчен каралган. Гаризаны караганда гаиләнең матди хәле комплекслы бәяләнә.

Төп шартлар арасында:

  • гаиләнең җан башына уртача кереме төбәктәге яшәү минимумыннан артмаска тиеш;
  • хезмәткә сәләтле гаилә әгъзаларының соңгы 12 айдагы кереме билгеләнгән минималь таләпләргә туры килергә тиеш;
  • гаиләнең милек хәле дә билгеләнгән критерийлар буенча тикшерелә;
  • гариза бирүче һәм пособие рәсмиләштерелә торган бала Россия гражданнары булырга һәм илдә даими яшәргә тиеш.

Түләүне ата-ана, уллыкка алучы яки опекун рәсмиләштерә ала. Гаризаны бала туганнан соң алты ай эчендә биргән очракта, пособие туган айдан исәпләнә. Соңрак мөрәҗәгать ителгәндә түләү гариза бирелгән айдан билгеләнә.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев