Иҗат какшамас канат бирә: Иске Җирекледән кечкенә Тимур зур сәхнәләрне яулый
Районыбызның Иске Җирекле авылында яшәүче 9 яшьлек Тимур Катковның язмышы һәм музыкага булган мәхәббәте һәркемдә соклану уята. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булуга карамастан, ул бүгенге көндә бөтенроссия һәм халыкара вокал конкурслары җиңүчесе, Мәскәү, Сочи, Калининград сәхнәләрен яулаган яшь талант.