Районыбызның Иске Җирекле авылында яшәүче 9 яшьлек Тимур Катковның язмышы һәм музыкага булган мәхәббәте һәркемдә соклану уята. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булуга карамастан, ул бүгенге көндә бөтенроссия һәм халыкара вокал конкурслары җиңүчесе, Мәскәү, Сочи, Калининград сәхнәләрен яулаган яшь талант.
Музыкаль тамырлар һәм беренче адымнар
Тимур кечкенәдән җырларга ярата. Моңа гаҗәпләнәсе дә юк, чөнки гаиләсендә һәркем сәнгатькә гашыйк. Апасы Алина аңа кечкенәдән мультфильмнардагы җырларны өйрәтә, бергәләп пианинода уйныйлар. Ә бабайлары Иосиф Яковлевич белән Илсур Маликович исә авылда гармунчы һәм җырчы булып танылганнар.
Тимурга 5 яшь булганда, гаиләсе аны Балаларны яклау көненә багышланган концертта катнаштырырга карар кыла. Шул чакта район җитәкчелеге яшь талантны күреп ала һәм аңа вокал укытучысы табарга киңәш итә. Шулай итеп, Тимур «Гүзәл Шәмсетдинованың җыр йорты» студиясендә уңышлы шөгыльләнә башлый.
Олы уңышлар һәм Сочидагы интенсив
Тырышлык үз җимешләрен бирә: нибары ике айлык дәресләрдән соң, 6 яшьлек Тимур «Казанда» республика конкурсында I дәрәҗә лауреат була. Бүген аның җиңүләрен санап бетергесез. Иң зур казанышлары арасында: Мәскәүдә Николай Агутинның «МАТС» конкурсында I урын, Игорь Крутойның «Добрая волна» бәйгесендә III урын, Калининградта «Янтарная нота» һәм «Балачак» конкурсларында I урыннар.
Быел җәйдә исә Тимур Сочида узган Леонид Агутин форумында 10 көнлек олы интенсив программасында катнашкан. Анда ул вокал серләрен генә түгел, җыр язу, сәхнә осталыгы дәресләрен дә алган. Леонид Агутин, Игорь Николаев кебек танылган эстрада артистлары дәресләрен өйрәнгән, моннан тыш йолдызлы балалар белән дә дуслашкан.
Моннан тыш, ул Яр Чаллының 1нче музыка мәктәбендә Оксана Сергеевна Лапшинада скрипкада уйнарга өйрәнә. Укытучылары Тимурның феноменаль ишетү сәләтен билгеләп үтәләр һәм киләчәктә аннан шәп композитор чыгачагына ышаналар.
Яңа уку елы — яңа максатлар
Яңа уку елы башлану алдыннан Тимур зур планнар белән яши. Ул быел тагын бер кат Игорь Крутойның «Добрая волна» конкурсында көчен сынап, федераль канал экраннарына чыгуны максат итеп куя.
«Музыка минем йөрәгемдә, җанымда. Сәхнә миңа үземә бәяне арттырырга булыша, мине игелекле һәм сизгер итә», — ди кечкенә герой.
Без Тимурга яңа иҗади уңышлар һәм иң зур хыялларының чынга ашуын телибез!
Фото/ шәхси архивтан
Нет комментариев