Татарстанда яңа гаилә түләвенә 25 мең гариза кабул ителгән
җәмгыять

Татарстанда яңа гаилә түләвенә 25 мең гариза кабул ителгән

1 июньнән Татарстанда ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр өчен ел саен бирелә торган яңа түләүне рәсмиләштерү башланды. Бүгенге көнгә Россия Социаль фондының Татарстан бүлегенә 25 мең гариза килгән.

1 июньнән бирле фонд инде 25 мең гариза кабул иткән.
1 июньнән бирле фонд инде 25 мең гариза кабул иткән.

Яңа ярдәм чарасы 18 яшькә кадәрге, ә көндезге бүлектә укучы балалар өчен 23 яшькә кадәрге ике һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләргә каралган. Төп шарт — гаиләнең җан башына уртача кереме төбәктә узган ел өчен билгеләнгән яшәү минимумының 1,5 күләменнән артмаска тиеш. Татарстанда 2025 елда бу күрсәткеч 22 609 сум булган, дип хәбәр итә Социаль фондының Татарстан бүлеге.

Түләүне узган елда кеременнән физик затлар кеременә салым түләгән ата-ана рәсмиләштерә ала. Ата-ананың рәсми никахта булуы яки балалар белән бергә яшәве мәҗбүри шарт түгел. Әмма гариза бирүче дә, балалар да Россия гражданнары булырга һәм илдә даими яшәргә тиеш.

Пособие билгеләгәндә гаиләнең финанс һәм мөлкәт хәле дә исәпкә алына. Белгечләр хезмәт хакы, пенсия, пособие, стипендия, алимент һәм башка керемнәрне бәяли, шулай ук күчемсез милек һәм транспорт санының билгеләнгән нормаларга туры килүен тикшерә.

Яңа түләүгә гаризаны 2026 елның 1 октябренә кадәр «Дәүләт хезмәтләре» порталы, күпфункцияле үзәк яки Социаль фондның клиент хезмәтләре аша бирергә мөмкин.

Татарстан Социаль фонды идарәчесе Эдуард Вафин сүзләренчә, ата-аналарның яңа ярдәм чарасына кызыксынуы югары. 1 июньнән бирле фонд инде 25 мең гариза кабул иткән.

Түләүләр буенча консультацияне 8 800 100 0001 телефоны аша алырга мөмкин. Контакт-үзәк тәүлек буе эшли, шалтырату бушлай.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев