Тукай төбәгендә искиткеч осталар яши. Шуларның берсе — агачтан һәм тимердән могҗизалар ясаучы Рөстәм Ясәвиев. Күптән түгел без Күзкәй авылында — аның иҗатханәсендә һәм өендә булып, чын сәнгать дөньясы белән танышып кайттык.
Балачактан башланган һөнәр
«Кем белгән инде, үземне белә башлаганнан бирле кулымда агач, пәке, өстәлдә төрле төсле каләмнәр йөри башлады дигәндәй. Әтием колхозда эшләде, әмма бик оста итеп ат рәсемнәре ясый торган иде. Күрәсең, рәсем ясарга тырышу, бу һөнәргә хирыслык миңа әтиемнән күчкән», — дип сөйли үзенең балачагы турында оста Рөстәм абый тыйнак кына.
Нәкъ менә шушы балачак мавыгуы аны зур сәнгать юлына алып килә. Рөстәм Ясәвиев Күзкәй авылында туган һәм биредәге урта мәктәпне тәмамлаган. Аннары ул Казан сәнгать училищесында укып, тумыштан бирелгән йөрәк җылысы талантын чарлаган, сәнгатьнең төрле жанр серләренә өйрәнгән.
Замана җилләре һәм туган җиргә кайту
Чаллыда төзелешләр кайнаган елларда ул «Камгэсэнергострой»ның сәнгать-бизәкләү участогында хезмәт куя. Тырыш оста 47нче һөнәр училищесында яшьләрне агач әйберләр ясау осталыгына өйрәтә. Кызганыч, заманалар үзгәреп киткәч, илдәге үзгәрешләр аркасында останың бу уникаль һөнәре бервакыт кирәксез булып кала. Башка эшләргә дә урнашып караса да, күңеленә ятмаган хезмәт аңа иҗади куаныч та, уңыш та китерми.
Калада шактый яшәп, хезмәт куйганнан соң, Рөстәм абый 2010 елда кире туган авылы Күзкәйгә кайтырга чын йөрәктән карар кыла. Биредә ул авылдагы өен яңарта, җиң сызганып эшкә керешә. Эшлекле, иҗади иренә һәрвакыт терәк булган тормыш иптәше Дамира апа да аның янына кученә. Шулай итеп, авылда аларның тормышы җайланып китә.
Максатына ирешергә өйрәнгән останың күпсанлы мактау кәгазьләре, төрле иҗади конкурсларда алган дипломнары — шул ирешелгән уңышларның һәм зур куанычларның күрсәткече.
«Мин һөнәремне бик яратам...»
«Мин һөнәремне бик яратам. Аны яратмыйча эшләү мөмкин дә түгел. Менә өемдәге бар әйберне агачтан үзем ясадым», — ди Рөстәм абый. Хак сүзләр — аның өенә аяк басуга ук күз явын алырлык кухня җиһазлары, искиткеч люстра, карават соклану уята. Ә ул агачтан ясалган уенчыкларның исәбе-хисабы юк!
Аеруча агачтан юнып ясалган хатын-кызлар коллекциясе игътибарны җәлеп итә. Төрле илләрнең гүзәл затлары, аларның киемнәре дә бик килешле һәм туры китереп эшләнгән. Сызмаларга, формаларга карап, останың дөньякүләм модельерлардан да ким түгеллегенә шаккатасың. Бу искиткеч коллекция белән беррәттән, ковбойлар, ак барслар сыннары да киштәләрдә тезелеп киткән. Өйнең һәм остаханәнең һәрбер почмагына карасаң, Рөстәм абый тудырган гүзәллеккә тап буласың. Матурлыкны күрә дә, иҗат итә дә белә ул!
Бүген Рөстәм абыйга агач эшләнмәләре генә түгел, тимердән дә бик күп заказлар килә. Металны да үз иткән оста тимердән искиткеч бизәкле капкалар, уңайлы һәм нәфис эскәмияләр ясый. Аларның да исәбе-хисабы юк.
Планда — татар әкиятләре
Останың алга таба планнары да зурдан. Киләчәктә ул татар халык әкиятләре геройларын агачта җанландырырга хыяллана. «Шүрәле, Су анасын ясап карыйсым килә. Андыйларны сорап, кызыксынып шалтыратучылар да күп булды. Кешегә бу бик кызык, милли җәүһәрләребезне онытырга ярамый», — ди иҗат дөньясының тылсымчысы.
Йөрәк җылысы калган йорт
Без бу гүзәл йорттан бар нәрсәгә сокланып, илһамланып кайттык. Хуҗабикә Дамира апа да искиткеч кунакчыл, олы йөрәкле һәм бик гади кеше булып чыкты. Рөстәм абый белән алар бер-берсен күз карашыннан ук аңлап торалар. Дамира апа останы һәрвакыт канатландырып тора, ире ясаган гүзәл әйберләргә чын күңелдән соклана.
Үзенә күрә бер могҗизага без үзебез дә кагылдык: Рөстәм абый безне үзенең остаханәсенә чакырып, тимердән чәчәкләр ясарга өйрәтте. Без исә аларны үз кулыбыз белән төрле төскә буяп карадык — үзебезчә нәни бер могҗиза тудырдык.
Ә саубуллашырга тышка чыкканда, безне хуҗа белән хуҗабикәдән тыш, тимердән ясалган күгәрченнәр, ябалак, бөркет һәм төрле урман кошлары озатып калды. Иҗатның чиге юк: алар да тимердән, әмма җанлы сыман иде. Бу йортта чын тылсым хөкем сөрә!
Нет комментариев