1976 елның 28 августында «Якты юл» газетасының беренче саны дөнья күрә. Шуннан бирле ярты гасыр гомер үтеп тә киткән. Шушы 50 ел эчендә газета битләрендә күпме саллы материаллар, кырлардан кайнар репортажлар, актуаль темаларга интервьюлар басылды, күпме танылган каләм осталары монда үзенең җан җылысын калдырды.
Беренче санның җылысы һәм өлкән каләмдәшләр котлавы
Газетабызның иң беренче санында ук коллективка юлланган махсус мөрәҗәгать басылып чыга. Анда болай диелгән:
«Кадерле каләмдәшләр! Сезне шатлыклы көн — «Якты юл» газетасы чыга башлау белән чын күңелдән тәбриклибез. Район хезмәт ияләрен КПССның XXV съезды карарларын үтәүгә туплауда, коммунистик тәрбияләүдә алгы сафта булуыгызга тирәнтен ышанабыз. Иҗади уңышлар, армас-талмас дәрт сезгә, дуслар! «Социалистик Татарстан» газетасы редакциясе».
Газета аякка басып килгән елларда атнасына өч тапкыр — сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә чыккан, ә бәясе нибары 2 тиен булган. Татар телендә чыгучы «Якты юл»ның беренче редакторы итеп Дамир Хәррас улы Вәгыйзов билгеләнә. Яңа редакциягә шунда ук тәҗрибәле журналистлар килә: шәһәр газетасының татарча дубляж бүлегеннән, шулай ук Гамир Гайфутдинов, Хәниф Хөснуллин, Флүрә Сәйфетдинова кебек олы каләм осталары эшкә кушыла.
50 ел элек нәрсәләр турында язганнар?
Беренче газетаның битләрен актарганда, анда КПССның Тукай райкомы беренче секретаре Йолдыз Кормашевның кыр эшләрен тиз төгәлләү һәм алынган социалистик йөкләмәләрне уңышлы үтәү буенча зур мәкаләсе урын алганын күрәбез. Моннан тыш, биредә кыр эшләре көндәлеге, «Гигант» совхозы эшчеләр комитеты рәисе Хафиз Фәтхетдинов белән интервью, КАМАЗ яңалыклары һәм кырлардан җанлы репортажлар урын алган.
Аеруча 50 ел элек газета укучыларыбызга юлланган мөрәҗәгать игътибарга лаек:
«Бүген, кадерле укучы, яңа газетаның беренче санын кулыңа аласың. Бүген — синең сердәшең, киңәштәшең һәм юлдашың «Якты юл»ның туган көне. Бу газета синең хакта, тырыш хезмәте белән коммунизмның материаль-техник базасын төзүче бишьеллык геройлары турында. Газета укучы! Колхозчымы, совхоз эшчесеме син, төзүчеме, әллә укытучымы, авыл хуҗалыгы белгечеме, врач яки инженермы син — безнең актив хәбәрчебез булсаң, газета үзенең максатына ирешер. Без синнән хатлар, көннең кадагына суга торган мәкаләләр көтәбез».
Бүгенге сулыш: заман белән бергә, укучысы белән янәшә
Бүген исә без — хәзерге иҗат коллективы — иҗат казанында кайнап яшибез. 50 ел элек өлкән коллегаларыбыз куйган олы максатларга туры адымнар белән барабыз. Хакимият белән гади авыл халкы арасында һәрвакыт җанлы, ышанычлы күпер булдырырга тырышабыз.
Бүгенге көндә газетабызның форматы да заманча үзгәрә: кызыклы видеолар төшерәбез, социаль челтәрләрне актив алып барабыз. Максатыбыз бер — барысы да кеше һәм аның мәнфәгатьләре өчен эшләнелә. Киләчәктә дә безнең белән калыгыз!
Нет комментариев