Диспансерлаштыру – үзебез өчен
Медицина тикшерүе үтүгә бәйле яңа кагыйдәләр гамәлгә керде. Беренче чиратта алар 40 яшьтән узганнарга кагыла – хәзер андыйлар диспансерлаштыруны ел саен үтә ала. 18дән 39 яшькә кадәргеләр диспансерлаштыруны элеккечә – өч елга бер тапкыр уза. Гадәттә күпчелек авыруларның хроник формалары башлангыч чорда сизелми, ләкин кеше организмына зыян сала. Вакытында профилактик чаралар үткәрү һәм диагнозны иртәрәк куюның әһәмияте зур дип саный район үзәк дәваханәсенең баш табибы Галим Сабирҗанов.
«Сәламәт кешеләр юк ул, тикшерелеп бетмәгәннәр бар», – дип шаярталар. Әйе, күпчелек очракта без сәламәтлек саклауга игътибар бирмибез. Кайсыгыз үз теләге белән дәваханәгә барып медицина тикшерүен үтә, табибларның барлык киңәшләрен үти? Авыл халкы аерата түзәргә өйрәнгән, зарланырга яратмый, бик авыр чакта гына медицина хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итә. Кызганыч, райондашларыбыз арасында үз сәламәтлегенә ваемсыз караучылар күп.
Исегезгә төшерәбез, ел саен районда күчмә флюорография эшли, 1,5 меңләп кеше тикшерү үтә. Галим Сабирҗанов әйтүенчә, күчмә флюорографиянең эшчәнлеге нәтиҗәсендә быел 19 кеше өстәмә тикшерү узарга чакырылган, ләкин шуларның 13е генә дәваханәгә килгән. Шулар арасында өч кешедә туберкулез авыруы (аларның икесе Удмуртиядә яшәүчеләр), ике очракта онкология чире табылган. Башка кешеләрдә өстәмә тикшерү барышында туберкулез расланмаган. Өстәмә тикшерүгә килмәгән алты тукайлы исә үз сәламәтлегенә дә битараф карый, якын-тирәдәгеләргә дә зыян китерергә мөмкин. Бүгенге көндә әлеге кешеләргә өстәмә тикшерү үткәрү мөмкинлеген эзлиләр. Күчмә флюорография беренче чиратта өлкән яшьтәгеләрне, инвалидларны, гомумән, аз хәрәкәтләнгән, урын өстендә яткан кешеләрне тикшерүгә юнәлтелгән. Вакытында үткәрелгән тикшерү авыруны башлангыч чорда ачыкларга һәм дәваларга ярдәм итә.
Тукай районында 41 меңгә якын кеше яши, шуларның 35,5 меңе медицина учреждениеләренә теркәлгән, балалар өчен җиде участок, өлкәннәр өчен үндүрт участок каралган. Медицина тикшерүенә үзгәрешләр кергәнче, 5 меңгә якын тукайлы диспансеризация үтәргә тиеш булган, шуларның 3 меңнән артыгы инде үткән. Яңа кагыйдәләр кертелгәч, медицина тикшерүен үтүчеләр саны шактый артырга тиеш дип көтелә.
Дәваханәләргә 40 яшьтән өлкәнрәкләр күпләп барырга тиеш сыман, чөнки нәкъ шул яшьтәге категория өчен 1 июльдан диспансерлаштыру ел саен узарга тиеш. Медиклар да диспансерлаштыру үткәрү өчен әзерләнгән: авыл фельдшерлары, участок табиблары белән киңәшмәләр узган, кабул итү вакыты билгеләнгән. «Без медицина тикшерүен үтәргә теләүчеләрне кабул итәргә тулысынча әзер, шимбә көнне дә эшлибез. Исемлекләр төзелгән, фельдшерлар, табиблар аңлату эшләрен алып бара, кешеләрне чакырабыз, тиешле медицина җиһазлары да бар, ләкин кешеләр килми. Мәсәлән, үткән шимбә көнне, диспансеризациягә барлыгы дүрт кеше килде, – ди Галим Габбасович. – Кайберәүләр дәваханәләрдә чират, табибларга эләгеп булмый дип зарлана. Әмма бүгенгә чиратлар юк. Әлбәттә, безнең яктан да җитешмәгән яклар булырга мөмкин. Без үзебез дә медицина хезмәтенең сыйфатын үстерү өстендә эшлибез. Кимчелекләр булса – әйтегез, мәсьәләләрне хәл итәрбез.
Диспансерлаштыруны үтәргә теләүчеләр район үзәк дәваханәсенең 104нче кабинетына мөрәҗәгать итә ала. Эш көннәрендә кабул итү: 8.00-16.00, чәршәмбе көнне кабул итү озынайтылган: 8.00-20.00, шимбә – 8.00-12.00. Паспорт һәм медицина полисы алырга онытмагыз. Белешмәләр өчен телефон: 46-31-02.
Район үзәк дәваханәсенең баш табибы сүзләренчә, кабул итү вакытын озайтып та була. Кирәк булса, эшне ике сменада оештырырга мөмкин.
Без район үзәк дәваханәсенә барган көнне Бикләннән Лайлуза апа Заһидуллина диспансерлаштыру үтә иде. Ул кызы Раушания белән килгән. «Әнкәй бик төгәл кеше, үзе теләп килде. Август аенда 81 яшем тула, табибларга күренәсем бар, дип искә төшереп торды», – дип сөйли Раушания. Медик-профилактик кабинетының шәфкать туташы Лилия Шәрифуллина тиешле документларны тутырып, Лайлуза апаны табиблар янына озатты. Ильбухтино авылыннан 61 яшьлек Сергей Зорин да медицина тикшерүенә килгән. «Авылыбызның медицина хезмәткәрләре диспансерлаштыру үтәргә кирәклеген искә төшерделәр, шуңа килдем. Барысы да яхшы оештырылган, чиратлар юк», – ди ул.
«Әлбәттә, диспансерлаштыруны үткәрүдә без авыл җирлекләре башлыкларына, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләренә таянып эшлибез. Без бердәм булырга тиеш. «Безнең бу эшкә катнашыбыз юк, медиклар эше ул», – дигән фикер йөртүче җитәкчеләр дә булгалый. 23 авыл җирлеге башлыгы арасында өчесе үзләре дә әлегә диспансерлаштыруны үтмәгән. Минемчә, авыл җирлекләре башлыклары өчен авыл халкының сәламәт булуы мөһим, алар үзләре дә бу эштә үрнәк күрсәтергә тиеш», – ди Галим Сабирҗанов.
Диспансерлаштыру йөрәк-кан тамыры авырулары, онкология, ашказаны, үпкә авыруларын башлангыч чорында ачыкларга ярдәм итә. Авыру табылган очракта өстәмә тикшеренүләр билгеләнә, даими күзәтү алып барыла. «Чир ничә ел дәвам итә, шул ук вакыт дәвалауга да кирәк, дигән фикер бар. Бу еш кына шулай туры килә дә. Табибларга вакытында мөрәҗәгать итсәгез, сәламәтлегегезне саклап калырсыз.
РФ Хезмәт кодексы нигезендә, барлык эшчеләрнең диспансерлаштыру үтү өчен түләүле бер көн алырга хокукы бар. 40 яшьтән узганнарга андый көн ел саен биреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев