20 июль 2019 яңалыклары
-
Боерган авылы – милли традицияләр үзәге
«Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының күчмә утырышының чираттагы тукталышы Боерган авыл җирлеге булды. Җирлектә 600дән артык кеше яши. Боерганлылар уңган халык. Балык тоту, умартачылык, эшмәкәрлек, авыл хуҗалыгы – монда барысы да үсештә. Өстәвенә, Боерган халкы бик актив hәм талантлы. Бүген дә алар кадерләп, саклап яшәгән татар милли гореф-гадәтләрен, йолаларны бердәм булып кунакларга тәкъдим итте.
-
Сүгенсәң – 600 сум штраф
Районның бер авылында хокук сакчылары җәмәгать урынында үзен начар тоткан 40 яшьлек тукайлыны тоткарлыйлар.
-
Диспансерлаштыру – үзебез өчен
Медицина тикшерүе үтүгә бәйле яңа кагыйдәләр гамәлгә керде. Беренче чиратта алар 40 яшьтән узганнарга кагыла – хәзер андыйлар диспансерлаштыруны ел саен үтә ала. 18дән 39 яшькә кадәргеләр диспансерлаштыруны элеккечә – өч елга бер тапкыр уза. Гадәттә күпчелек авыруларның хроник формалары башлангыч чорда сизелми, ләкин кеше организмына зыян сала. Вакытында профилактик чаралар үткәрү һәм диагнозны иртәрәк куюның әһәмияте зур дип саный район үзәк дәваханәсенең баш табибы Галим Сабирҗанов.
-
Таныш булыйк: җир хуҗалары
Кунаклар өчен «Миңнехуҗин» һәм «Миңнеханов» крестьян-фермер хуҗалыкларына экскурсия оештырылды. Әйтергә кирәк, әлеге хуҗалыклар заманча технологияләр кулланып, Европа форматында эшләүче предприятиеләр. Бирегә республиканың һәм Россиянең төрле төбәкләреннән эш ысулларын өйрәнү өчен киләләр. Билгеле, мондый хуҗалыклар белән һәрдаим яңалык кертергә, җитештерү мәйданын киңәйтергә омтылган төпле җитәкчеләр идарә итә.
-
Икмәк өлгерә
Район хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләү эше дәвам итә. 18 июльгә 12,5 мең тонна печән әзерләнде, 34,7 мең тонна сенаж салынды. Әлегә бер баш шартлы терлеккә 12,5 центнер азык берәмлеге туры килә. Кышкы чорга азык әзерләү белән беррәттән, көзге культураларны чәчү өчен җир эшкәртү эшләре бара. Бүген 2 мең гектардан артык җир уҗым культуралары өчен әзер. Шулай ук пар җирләрен эшкәртү дәвам итә.
-
«Автоледи-2019»
Район ЮХИДИ бүлеге машина йөртүче хатын-кызларны «Автоледи-2019» бәйгесендә катнашырга чакыра.
-
Миграция кагыйдәләрен бозган
Кыргызстан Республикасында туган 27 яшьлек ир-ат Россия территориясенә 2018 елның апрелендә керә. 2019 елның мартына кадәр ул миграция исәбендә тора.
-
Сайлаулар – 2019
2019 елның 8 сентябрендә тукайлылар ТР Дәүләт Советына алтынчы чакырылыш депутатларын сайлаудан кала, Боровецкое һәм Зәй округлары буенча да халык ышанычлылары өчен тавыш бирәчәкләр.