Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Боерган авылы – милли традицияләр үзәге

«Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының күчмә утырышының чираттагы тукталышы Боерган авыл җирлеге булды. Җирлектә 600дән артык кеше яши. Боерганлылар уңган халык. Балык тоту, умартачылык, эшмәкәрлек, авыл хуҗалыгы – монда барысы да үсештә. Өстәвенә, Боерган халкы бик актив hәм талантлы. Бүген дә алар кадерләп, саклап яшәгән татар милли гореф-гадәтләрен, йолаларны бердәм булып кунакларга тәкъдим итте. 

Боерган авыл җирлегенә 4 авыл карый: Боерган, Колыш, Таулар hәм Туера. Килгән кунакларны Боерган авыл җирлеге башлыгы Зарифьян Камилянов, китапханә мөдире Флүзә Сәлимова каршы алды. Алар кунакларны сәламләп, җирлеккә караган Чебенле авылы тарихы белән таныштырдылар. Түбән Кама сусаклагычын төзегәндә аның җирләре су астында калып, халкы күченеп китәргә мәҗбүр булган. Әмма бүгенге көнгә кадәр авыл тарихы зур кызыксыну уята. 
Чебенле авылы 1535 елдан 1977 елларга кадәр булган. Ул Минзәләнең Ык елгасы яныннан төньякка таба 25 километр ераклыкта, Кама елгасының сул як кушылдыгында урнашкан була. Биредә 18нче һәм 19нчы гасырларның беренче яртысында башкорт-вотчинник һәм типтәр халкы яшәгән. Алар игенчелек, терлек үрчетү, балык тоту, арбалар, чана, кәрҗин һәм чабата ясап сату, таллык һәм печән сатып алу белән шөгыльләнгәннәр. 1773-1775 елларда крестьян сугышы чорында Пугачев яклы булганнар. Элек бер урамы белән Боерган авылына, икенче очы белән Ык тамагына терәлеп утырган Чебенле авылының төп, башлангыч атамасы – Туйхуҗа. Авыл тугыз урам-тыкрыктан торган була: Хәмидулла тыкрыгы, Нәнсә, Хәмәтдин, Бачты, Шамил, Көлчә, Гаделша, Күпер Сәгъди, Ибрай бабай тыкрыклары. ХХ гасыр башында Туйхуҗа авылында мәчет, мәктәп, кузница, ике бакалея лавкасы эшләгән. 
– Шундый затлы тамырлары булган чебенлеләр хәзер дә туган төбәгебезнең тоткасы. Ел саен аңа багышлап төрле якларга сибелгән чебенлеләрне бергә җыю, очраштыру максаты белән ел да «Хәтер көне» үткәрәбез, – дип сөйли Флүзә Сәлимова. 
Шушы авылда мәгърифәтче, мөгаллимә, ислам дине белгече, татар кызлары өчен беренче мәдрәсә оештыручы, күренекле җәмәгать эшлеклесе Мөхлисә Бубыйның әнисе авыл имамы hәм мөдәррисе булган. Ул Иманкүл-хәзрәт кызы Бәдрелбанәт абыстай. Бөтен татар дөньясына акыл бирердәй ана – милләт анасы булырлык шәхес, диләр аның турында. 
– Тукай районы нинди олы шәхесне – Мөхлисә Бубыйның әнисе Иманкүл-хәзрәт кызы Бәдрелбанәт абыстайны бүләк иткән. Бүген аның турында моңарчы игьтибарга алмаган бик күп мәгълүмат яңгырады. Бу бик зур тарихи вакыйга, – дип уртаклашты «Ак калфак» оешмасының Татарстан бүлеге җитәкчесе Кадрия Идрисова.
«Чебенле авылы татар язмышында» дигән тарихи китапның авторы Азат Хаҗиев та кунаклар белән аралашты. Кызыксынучылар аңа күп төрле сорауларын бирә алды. Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре катнашында «Мөхлисә Бубыйның әнисе – Иманкүл-хәзрәт кызы Бәдрелбанәт абыстай Чебенле авылында туган» дигән элмә такта урнаштырылды. 
Боерганнарның кунакларга әзерләгән тамашалары игътибарга лаек. Барлык тәртип-йолаларга туры китереп судан мунчала чыгару күренеше аеруча истә калырлык. Никадәр сабырлык, осталык сорый бу hөнәр?! Җыр-тамаша астында башкарылган чабата үрү күренеше ничек матур. Татар халкы бу эшләрне камил белгән. Кем белә, бәлки татар hөнәрчелегенең бер тоткасы да булып торгандыр алар. 
– Бик матур йолалар. Шөкер, бүгенге көндә кибетләрдә барысы да бар. Ләкин безнең әби-бабаларыбыз кигән аяк киемен без hич кенә дә онытырга тиеш түгелбез. Шушы чабатаны киеп, ачлык, сугыш елларын кичергәннәр алар. Без аларны балаларыбызга да сөйләргә тиеш. Шулай гына киләчәк буынны тәрбияләп була. Нинди авырлыкларны кичкәннән соң гына бербөтен бай тормыш килгәнен алар белергә тиеш. Татар халкының холкын яшьләр дә анларга тиеш. Ә инде бөтен дөньяга таралган татар милләтенең мин киләчәктә бердәм булып, халкыбызның бай традицияләрен барлап, киләчәк буыннарга да җиткереп яшәвен телим, – дип уртаклашты район башлыгы Фаил Камаев. 
Кунаклар алдында ел башында «Якты юл» газетасы редакциясе инициативасы белән оештырылган районкүләм «Йолдызлы чәкчәк» бәйгесе җиңүчеләре дә чыгыш ясады. Кунаклар алар пешергән татлы ризыктан авыз иттеләр. Чәкчәк ул гади ризык тугел. Ул – милләтебез төсе, аның бизәге. Тукай районы чәкчәк осталарын бүген хәтта ерак чит илләрдә беләләр. Киләчәктә уңган хатын-кызларыбыз тагын да мәртәбәлерәк бәйгеләрдә катнашырга, районыбыз данын якларга әзер. Очрашуны Мәскәү кунагы – ТР атказанган артисты, халыкара конкурслар лауреаты баянчы Илдар Сәләховның чыгышы тагын да ямьле итте. Ул халык жырлары композицияләрен башкарды. Тукай районының йөзе булган җирле «Яран гөл» төркеме кунаклар күңеленә бик хуш килде. 
Бәйрәмнең тагын бер кунакчыллык күренеше – район башлыгы Фаил Камаев тормыш иптәше Эльмира ханым белән учак ягып уха пешерделәр. Яңа тотылган балыктан әзерләнгән тансык ашны бар да авыз итте.
«Ак калфак» вәкилләре Боерган авыл җирлегендә узган очрашу-тамашадан канәгать калды. Заман белән бергә атлаган бу авыл халкы бик җентекләп тарихын да белә, аның белән горурлана. Бу уңайдан бәлки Тукай районы Боерган авылын дөнья күләмендә үрнәк итеп тә куярлар. Ерак төбәкләрдән килгән мәртәбәле кунаклар бу турыда кат-кат искәрттеләр. Хәтта Киров өлкәсеннән килгән Шәмсия Хәлимова Боерган авыл җирлегендә үткән очрашуны милли ризык гөбәдия белән дә чагыштырды. «Үзе милли, үзе мәгънәле, үзе бай эчтәлекле булды», – диде ул.

Рөстәм Зәкиев фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев