Таныш булыйк: җир хуҗалары
Кунаклар өчен «Миңнехуҗин» һәм «Миңнеханов» крестьян-фермер хуҗалыкларына экскурсия оештырылды. Әйтергә кирәк, әлеге хуҗалыклар заманча технологияләр кулланып, Европа форматында эшләүче предприятиеләр. Бирегә республиканың һәм Россиянең төрле төбәкләреннән эш ысулларын өйрәнү өчен киләләр. Билгеле, мондый хуҗалыклар белән һәрдаим яңалык кертергә, җитештерү мәйданын киңәйтергә омтылган төпле җитәкчеләр идарә итә.
Беренче тукталыш – «Миңнехуҗин» КФХ. Ул Бакчасарай авылында урнашкан. Хуҗалык 2012 елда оештырылган. Эшнең төп юнәлеше – терлекчелек һәм үсемлекчелек. Биредә 1,5 меңнән артык сарык, 100 баш ит токымлы үгез, 1500 кош үрчетәләр.
Күптән түгел Венгриядән 126 баш нәселле сыер кайтарылды. Хәзер хуҗалык бу терлекләр өчен саву залы төзү белән мәшгуль. Киләчәктә фермер Равил Миңнехуҗин хуҗалыкта сөт җитештерүдә тулы цикллы эшчәнлекне көйләргә ниятли.
Хуҗалыкның чәчүлек мәйданнары 2200 гектарны тәшкил итә. Анда балансланган азык әзерләү өчен барлык кирәкле компонентлар үстерелә. Шулай ук фермер 1 мең гектарга якын ташландык җирләрне эшкәртте, бу сәясәт бүген дә дәвам итә. Моның өчен ул яңа техника, чәчү комплекслары сатып алды.
«Миңнехуҗин» КФХ җитештерү мәйданчыгы гына түгел, туристик юнәлештә дә эшли. Хуҗалык биләмәләрендә аучылык өчен җир участогы каралган. Анда 200 баш кыр дуңгызы, 135 баш Алтай боланы яши. Шулай ук ясалма күлдә карп балыклары үрчетелә. Хуҗалык атчылык юнәлешен дә үз иткән. Биредә 70 ат тәрбияләнә, шуның 13е спорт аты, берсе чабыш аты.
Делегатлар биредәге корылмаларның төзеклегенә, тирә-юньдәге тәртипкә, биредә үрчетелгән терлек һәм кошның төрлелегенә таң калдылар.
– Франция дә авыл хуҗалыгы алга киткән илләрнең берсе. Билгеләп үтәсем килә, Тукай районы бөтендөнья лидерларыннан бер дә калышмый. Безнең ил белән Тукай районы арасында дуслык җепләре урнашсын иде. Бу тәҗрибә уртаклашу, бер-беребезнең технологияләрен өйрәнү мәйданчыгы булыр иде, – диде Франциядән килгән делегат Ирена Сәфәргалиева.
Алга таба автобуслар Иске Җирекле авылына юл тотты. Биредә үз эшчәнлеген район фермерлар ассоциациясе рәисе, «Миңнеханов» КФХ җитәкчесе Минталип Миңнеханов алып бара. Эшнең төп юнәлеше – яшелчәчелек һәм үсемчелек. Бүген 90 гектарда бәрәңге, 4 гектарда кишер, 8 гектарда чөгендер, 250 гектарда бөртекле культуралар үстерелә.
Хуҗалык үз эшен 2000 елда нибары 50 гектар җирдә башлаган. Башлангыч этапта куллануда булган техника белән эшләгәнен сөйләп үтте Минталип Миңнеханов. Бүген «Миңнеханов» КФХ – аягында нык басып торучы фермер хуҗалыгы. Җитәкче сүзләренчә, әлеге җиңүнең нигезендә гаилә бердәмлеге ята. Сүз уңаеннан, Миңнехановларның барлык гаилә әгъзалары да хуҗалык иминлеге өчен хезмәт куя.
Хуҗалык базасында «Бердәмлек» куллану кооперативы оештырылды. Ул заманча техникага корылган. Биредә үз басуларыннан яшелчә кабул ителә, сортларга аерыла, юыла, киптерелә һәм үлчәп төргәкләргә төрелә. Аннары әлеге товар сәүдә үзәкләренә озатыла. Бүген хуҗалык республика һәм чит ил эре сәүдә компанияләре белән эшли.
Делегатларны яшелчәләрне кирәкле консистенциягә китереп, төргәкләргә төрүче немец техникасы белән таныштырдылар. Ул 9,5 миллион сум тора.
– Бу хуҗалык сокландыра. Чиста, җиһазландырылган, кешеләргә эшләргә урын бар. Хуҗалык җитәкчесе үзе агроном, үзе механик, үзе эретеп ябыштыручы һәм иктисадчы да. Бу һөнәрләрне бергә туплагач, күз алдына элеккеге крестьян килеп баса. Крестьян бит ул илне ашатучы. Моңа өстәп, заманча технологияләр кулланыла. Илне азык белән тәэмин итү өчен шушындый фермерларны зурлау кирәк, – дип белдерде танылган җырчы Зөһрә Сәхәбиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев