Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Икмәк өлгерә 

Район хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләү эше дәвам итә. 18 июльгә 12,5 мең тонна печән әзерләнде, 34,7 мең тонна сенаж салынды. Әлегә бер баш шартлы терлеккә 12,5 центнер азык берәмлеге туры килә. Кышкы чорга азык әзерләү белән беррәттән, көзге культураларны чәчү өчен җир эшкәртү эшләре бара. Бүген 2 мең гектардан артык җир уҗым культуралары өчен әзер. Шулай ук пар җирләрен эшкәртү дәвам итә.

Хуҗалыкларда һәр көн ашлыкларның җитлегүләре контрольдә тотыла. Белгечләр сүзләренчә, бөртекләр өлгерүнең соңгы этабында. Соңгы атнада күп күләмдә яуган яңгырлар, алардан соң урнашкан җылы һава торышы икмәкнең өлгерүенә уңай йогынты ясаган.
Бүген район хуҗалыкларындагы бөртек суктыручы техниканың, ашлык складларының, ашлык киптерү-чистарту машиналарының төзеклеген башкаладан килгән махсус комиссия тикшерә. Анда иң яхшы әзерлекле хуҗалык билгеләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев