Миграция кагыйдәләрен бозган
Кыргызстан Республикасында туган 27 яшьлек ир-ат Россия территориясенә 2018 елның апрелендә керә. 2019 елның мартына кадәр ул миграция исәбендә тора.
Шуннан соң беркайда да исәпкә басмыйча, Россиядә яшәвен дәвам итә, ягъни чит ил гражданнарының вакытлыча Россиядә яшәү кагыйдәләрен боза.
Суд утырышында А. үз гаебен тулысынча таный. Суд аңа карата, Россия чикләреннән чыгармыйча, 2 мең сум күләмендә административ штраф салу турында карар чыгара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев