Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Биредә урман булачак

Тукайлылар табигатьне саклау буенча республика күләмендәге «Бердәм урман утырту» акциясендә катнаштылар. Шимбә көнне Кече Шилнә авылы янында урнашкан Татарстан участок урманчылыгының 130нчы кварталына барлыгы 70кә якын кеше җыелды. Акциядә Кече Шилнә мәктәбенең 7-8нче сыйныф укучылары, авыл халкы катнашты. Калмаш авылыннан һәм Яр Чаллыдан килүчеләр дә бар иде. Бу көнне барлыгы ярты гектар мәйданда 1000гә якын ылыслы агач утыртылды.

– Бу акция Тукай районында мондый зур күләмдә беренче тапкыр үткәрелә. Волонтерлар да быел күп, үзләре теләп килделәр, хәтта чүп җыю өчен КамАЗ машинасы да бар, – дип билгеләп үтте Татарстан участок урманчылыгының участок урманчысы Ирек Сафин.
Чыршы үсентеләрен Алабуга питомнигы биргән, наратны исә Сабадан алып кайтканнар. Туфрак җиңел, комлы, чокыр казу авыр түгел.
– Кызганыч, утырткан агачлар янына үзебезнең исемнәрне язып куеп булмый. Берничә елдан соң килеп, менә бу агачны мин утырттым дип сокланып карар идем, – ди җиденче сыйныф укучысы Арина. Күренеп тора, ул бу эшкә бик җитди карый: ашыкмый, һәр үсентене җиренә җиткереп урнаштыра, җирне ныгытып тыгызлый. Барысын да нәкъ менә урманчылар өйрәткәнчә башкара.
Акциядә катнашучы волонтерларны исә өйрәтеп тору кирәк түгел – аларның тәҗрибәсе бай, үсентеләрне тиз һәм дөрес итеп утырта баралар. Кемдер гаиләсе, балалары белән килгән, кемдер дусларын иярткән. 
«Ел саен бердәм урман утырту көнендә катнашабыз һәм елдан-ел үз теләкләре белән катнашучылар саны арта бара. Без һәр үсентене күңел җылысын биреп утыртабыз, бәлки шуңа да аларның барысы диярлек – 90 проценты яңарып китә. Бу бик югары күрсәткеч», – дип сөйләделәр волонтерлар.
Нарат һәм чыршы үсентеләрен утырту тәмамлангач, урман эченнән чүп җыярга тотындылар. Оештыручыларның әйтүенчә, ул көнне барлыгы 10 кубометрга якын чүп-чар җыелган. 
– Бу акциядә катнашкан яшь буын вәкилләре табигать байлыгы урманны сакларга өйрәнерләр дип ышанам. Бу мәсьәләдә өлкәннәр дә үрнәк күрсәтергә тиеш, чөнки балалар күп нәрсәне әти-әнисенә карап кабатлый. Әгәр дә без табигать ресурсларына карата карашыбызны үзгәртмәсәк, сак булырга өйрәнмәсәк, киләчәк нинди булыр? Моның турында һәр кеше уйланырга тиеш, – ди Ирек Габделбәрович. Шулай ук ул республика территориясендә табигатьне янгыннардан саклау буенча махсус режим гамәлгә кертелгәнен, бу чорда таләпләрнең катгыйлыгын искәрте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев