Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Изгелек кыл» хәйрия проекты гамәлдә

Район инвалидлар җәмгыяте каршында эшләүче «Изгелек кыл» хәйрия фондының чираттагы утырышы узды. Көн үзәгендә – 20 июньдә узган комиссия утырышы карарларының үтәлеше. Шулай ук утырышта хәйрия фондына кергән акчаларны максатчан файдалану буенча райондашлардан килеп ирешкән сигез гариза каралды. 

Утырышның беренче мәсьәләсе буенча район инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе Галимҗан Зарипов чыгыш ясады. Ул хәйрия фондыннан тагын өч кешегә ярдәм күрсәтелгәнен хәбәр итте. «Татарстан» совхозы поселогыннан церебраль паралич белән авыручы инвалид балага кресло-коляска алу өчен акча күчерелгән. Кече Шилнәдәге икенче группа инвалидны караучы шәфкать туташына түләү өчен акча бирелгән. Комсомолец поселогындагы икенче группа инвалид өчен яралар бәйләү чараларына акча бүленгән.
Галимҗан Сәетҗанович Тукай районында яшәүчеләрдән килгән яңа мөрәҗәгатьләргә тукталды. Беренче гариза «Татарстан» совхозы поселогында гомер итүче 1932 елгы беренче группа инвалид хатын-кыздан. Ул урын өстендә ята. Хәйрия фондыннан махсус функцияле кровать сатып алу өчен акчалата ярдәм сорый. Комиссия әгъзалары фикер алышканнан соң әлеге гариза буенча уңай карар кабул иттеләр. Чираттагы мөрәҗәгать – Биклән авылыннан. Гаиләдә шикәр авырулы 2008 елгы инвалид бала тәрбияләнә. Аны дәвалау өчен кыйммәтле дарулар кирәк. Гаиләдә бер кешегә уртача айлык керем нибары 5200 сум тәшкил итә. Әлеге гариза буенча да уңай карар кабул ителде. Өченче гариза – «Татарстан» совхозы поселогында яшәүче беренче группа инвалид исеменнән. Аңа фатир эчендә хәрәкәт итү өчен уңайлы коляска кирәк. Әлегә ул кешеләрдән алып торган коляска белән файдалана. Бу гаризага килгәндә, кайбер мәсьәләләргә ачыклык кертү таләп ителә, дигән карарга килде комиссия әгъзалары. Аннан соң әлеге гозер кабат каралачак. 
Иске Җирекледән өченче төркем инвалид операциягә дип алган бурычын капларга ярдәм сорый. Аңа гаризасын бераз үзгәртеп, кыйммәтле препаратлар алуда ярдәм сорап язарга киңәш ителде. «Татарстан» совхозы поселогыннан күп балалы әни ТКХ хезмәтләренә, шулай ук авыру баласын Казанга йөрткән өчен җыелган бурычларны түләргә ярдәм сорый. Аның әйтүенчә, медицина таләпләре буенча әлеге баланы автобуста йөртергә ярамый. Бу гариза буенча комиссия әгъзаларының фикере бердәй: ТКХ бурычлары изгелек фондыннан түләнә алмый. Ә таксига тотылган акчалар такси йөртүче үзмәшгуль буларак теркәлгән очракта гына түләнергә мөмкин.
Бәтке авылында яшәүче ханым инвалид баласына подгузниклар сатып алу өчен ярдәм сорый. Аның гаризасы уңай хәл ителде. Татарстан поселогыннан килгән тагын ике гозер канәгатьләндерелде. Икенче төркем инвалидка «Алмаг» аппараты алу өчен Фонд исәбеннән акча бүленәчәк. Шулай ук 1929 елда туган беренче төркем инвалидка күп функцияле кровать һәм махсус матрац сатып алу өчен акча биреләчәк.
«Изгелек кыл» хәйрия фонды ярдәмгә мохтаҗ райондашларга – инвалидларга, инвалид балаларга һәм ярдәмчесез калган өлкән кешеләргә игелек өләшүен дәвам итә.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X