31 июль 2019 яңалыклары
-
«Изгелек кыл» хәйрия проекты гамәлдә
Район инвалидлар җәмгыяте каршында эшләүче «Изгелек кыл» хәйрия фондының чираттагы утырышы узды. Көн үзәгендә – 20 июньдә узган комиссия утырышы карарларының үтәлеше. Шулай ук утырышта хәйрия фондына кергән акчаларны максатчан файдалану буенча райондашлардан килеп ирешкән сигез гариза каралды.
-
Эчтеңме – рульгә утырма!
Агымдагы елның 6 аенда район юлларында 34 юл-транспорт һәлакәте булды. Аларда 3 кешенең гомере өзелде, 53-е төрле тән җәрәхәтләре алды. 18 яшькә кадәрге балалар катнашында 6 авария теркәлде, 9 бала тән жәрәхәтләре алды.
-
Киләсе санда укыгыз!
Районда суд приставлары ЮХИДИ инспекторлары белән берлектә «Юл приставы» аппараты ярдәмендә бурычлыларны ачыклау буенча рейдлар үткәрәләр.
-
Ярдәм кулын сузыйк
Безнең район җирлегендә комплекслы социаль ярдәмне «Шәфкать» социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре күрсәтә.
-
Әлмәттә спортчылар җыены уза
19 июльдән 5 августка кадәр Әлмәт шәhәрендә грек-рим көрәше буенча 2003-2004 елларда туган яшүсмерләр (кадетлар) арасында
-
Яңа проект – яңа мөмкинлекләр
Районда «Безнең ишегалды» республика проекты кысаларында халык белән очрашулар дәвам итә. Проект буенча 2020-2024 елларда республикада, шул исәптән, районда да ишегалды территорияләрен төзекләндерү буенча зур күләмле эш башкарылачак. Бүгенге көндә депутатлар халык белән аралаша. «Бердәм Россия» партиясеннән ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат – «РИТЭК» ҖЧҖ генераль директоры урынбасары Николай Нефедов Круглое Поле поселогында яшәүчеләр белән очрашты.
-
Тукайлылар уракка төште
Үткән җомгада Тукай районы игенчеләре уракка төште. Узган елдагыча, аңа старт «Гигант» хуҗалыгының көзге бодай басуында бирелде. Гигантлылар артыннан бөртеклеләрне суктыруга «Ярыш», «Р-Агро» хуҗалыкларында, «Биклән» җитештерү кооперативы, «Кама» агрофирмасында керештеләр. Бүгенгә районда 306 гектар мәйданнан 991 тонна ашлык җыелды. Белгечләр фикеренчә, быел уңыш бик мулдан.
-
Әбиемне караган өчен миңа түләү каралганмы?
Сорау. Беренче төркем инвалид әбиемне караган өчен миңа компенсация түләнергә тиешме? Елена.
-
Яшь урманчылар республика слетында катнаша
29-31 июль көннәрендә Кукмара районы Лубян урман-техник колледжы базасында Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының III слеты уза.
-
Балалар «Сәләт»тә ял итте
25 июльдән 29 ына кадәр Түбән Суыксу, Мәләкәс, Борды, Бәтке, Биклән авыллары, Новый, Кнәз поселогы мәктәп укучылары Алексеевск районы, Биләр авылында урнашкан «Сәләт» лагерендә ял итте.
-
Бабайлар әйткән : “Бер су белән генә торып булса, балык кармакка капмас иде”,- дигәннәр
Һава торышы.