Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ярдәм кулын сузыйк

Безнең район җирлегендә комплекслы социаль ярдәмне «Шәфкать» социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре күрсәтә.

Бүгенге көндә 36 социаль хезмәткәр чит кеше ярдәменә даими мохтаҗ булган 216 ялгыз әби-бабайларга һәм инвалидларга көндәлек хезмәт күрсәтә. Алар көнкүреш хезмәтенә караган барлык эшләрне дә (азык-төлек, дарулар, сәнәгать товарлары сатып алу, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү, фатирны җыештыру, чисталыкны тәэмин итү, ашарга пешерү, ашату, мичкә ягу, су ташу, душта юындыру, ятак кирәк-яракларын даими юып– алмаштырып тору һ.б.лар) башкарырга тиеш. Социаль хезмәтләр, нигездә, бушлай, өлешчә түләүле яки тулысынча түләүле. 
Социаль ярдәм инвалидның яки өлкән кешенең яшәү урынында күрсәтелсә, әлеге хезмәт бушлай башкарыла:
– мөрәҗәгать иткән датага кеше башына уртача кереме Татарстан Республикасында билгеләнгән уртача керемгә ( 2019 елда – 10765 сум 50 тиен) тәңгәл яки аннан кимрәк булган гражданнарга; 
– япа-ялгызы яшәүче картларга яки инвалидларга, Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарга, яшүсмер килеш фашист концлагерьларында тоткынлыкта булганнарга, авыл җирлегендә бер ялгызы яшәүче тыл ветераннарына, фидакарь хезмәтләре өчен орденнар һәм медальләр белән бүләкләнгән гражданнарга; 
– сугыш хәрәкәтләрендә катнашып, инвалидлык алган, бүгенге көндә ялгызы яшәүче гражданнарга;
– Чернобыль афәте вакытында радиация тәэсиренә дучар булган, 1957 елда «Маяк» производство берләшмәсендә авария вакытында радиоактив калдыкларның Теча елгасына эләгүе аркасында зыян күргән гражданнарга.
Әгәр дә сез яшегез өлкән булу яки сәламәтлегегез какшау сәбәпле, үзегез генә көндәлек ихтыяҗларыгызны үти алмыйсыз, яшәешегезне тәэмин итә алмыйсыз, ә туганнарыгыз яки якын кешеләрегез сезгә ярдәм итә алмый икән, шулай ук янәшәгездә япа-ялгызы яшәүче һәм көндәлек ярдәмгә мохтаҗ кеше булуын белгәнсез икән, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Тукай муниципаль районындагы «Шәфкать» социаль ярдәм күрсәтү үзәгенә (8-8552) 70-35-09, 71-91-42 телефоннары аша мөрәҗәгать итә аласыз. Учреждениенең адресы: 423 800, Яр Чаллы шәһәре, сергей Есенин тыкрыгы, 1 нче йорт.

Фото предоставлено центром социального обслуживания населения «Шафкатъ».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев