Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа проект – яңа мөмкинлекләр

Районда «Безнең ишегалды» республика проекты кысаларында халык белән очрашулар дәвам итә. Проект буенча 2020-2024 елларда республикада, шул исәптән, районда да ишегалды территорияләрен төзекләндерү буенча зур күләмле эш башкарылачак. Бүгенге көндә депутатлар халык белән аралаша. «Бердәм Россия» партиясеннән ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат – «РИТЭК» ҖЧҖ генераль директоры урынбасары Николай Нефедов Круглое Поле поселогында яшәүчеләр белән очрашты. 

«Безнең ишегалды» проекты буенча Николай Нефедов белән фикер алышырга Гагарин урамының 1, 2, 3, 4 йортларыннан халык күпләп килде. Яшьләрнең дә, өлкән буын вәкилләренең дә депутатлыкка кандидатка әйтер сүзләре җитәрлек. Николай Валерьевич аларга ишегалдының бүгенге фоторәсемен күрсәтте һәм тәкъдимен дә җиткерде.
– Монда сезнең ишегалдының бүгенге халәте сурәтләнгән. Сез аны киләчәктә ничегрәк итеп күрергә телисез? Кайсы урыннарына нинди үзгәрешләр кертәсегез килә? Фикерләрегезне рәхим итеп җиткерегез. Барлык тәкъдимнәр дә кабул ителә. Бүгенге очрашу нәтиҗәләре буенча төзекләндерү проекты эшләнәчәк, ул берьюлы дүрт йорт янындагы территорияне үз эченә алырга тиеш. Проект әзер булуга, кабат очрашып аны бергәләп раслаячакбыз, – дип ышандырып әйтте Николай Нефедов.
Халык шунда ук кызыксындырган сорауларын, тәкъдимнәрен депутатлыкка кандидатка җиткерде. Шәhәр халкы өчен гадәти уңайлылыкка әйләнгән чара – йорт яны территорияләрен даими төзекләндереп тору авыл халкы өчен, әлбәттә, зур яңалык. 
Беренче булып Иван абый Емельянов чыгыш ясады. Ул квартал эчендәге юлларны ремонтларга кирәк дип саный. Аңа кушылып, Гагарин урамы, 2 йортында яшәүче Зөлфия апа Фәрхетдинова ишегалларында машина кую урыннары да булырга тиеш, дигән фикерен җиткерде. 
– Без яшәгән күп фатирлы йорт 1972 елда төзелгән. Ул вакытта машиналар хәзерге кебек күп булмаган. Заманалар үзгәрә, hәр гаиләдә бүген икешәр-өчәр машина. Ә машина кую урыннары бөтенләй юк диярлек. Халык белән җыелып, үз көчебездән килгәнчә, бу мәсьәләне чиштек-чишүен – юл киңәйтелеп, вак таш түшәлде. Тик бу – вакытлыча. Проект кысаларында машина кую урыннары да ясалсын иде, – дип теләде ул.
Зөлфия апаның күршесе Кадрия апа Мансурова Круглое Поле поселогында 1973 елдан бирле яши. Гагарин урамында – 37 ел тора. Аның да депутатлыкка кандидатка әйтәсе сүзләре шактый җыелган. 
– Шушы йортка күченгәннән бирле ишегалдыбыз яктыртылмый. Бер урам яктырткычы да юк. Һәр йорт яктыртылырга тиеш бит. Эскәмияләр дә җитми. Башкарасы эшләр әле күп, – дип, борчуларын белдерде ул.
Николай Нефедов килгәнен белеп, очрашуга күрше йорттан Надежда Шерстобитова да килгән. Ул яшәгән ике подъездлы йортта чүп савытлары hәм эскәмияләр юк икән. Депутатлыкка кандидат әлеге сорауны да үз контроленә алды.
Очрашуда өлкәннәрдән яшьләр дә читтә калмады. Алар спорт җиhазларын урнаштыру турында сүз кузгатты. «Сүз дә юк, өр-яңа балалар мәйданчыгы кирәк. Баскетбол hәм волейбол уйнау өчен да мәйданнар каралса, яхшы булыр иде. Беседкалар, эскәмияләр дә кирәк. Шәhәрдәге кебек заманча спорт тренажерлары да куелса, ничек шәп булыр иде!», – диде алар.
«Безнең ишегалды» проекты – уникаль, зур күләмле программа. Әлеге проект кысаларында шәhәр ишегалларын гына түгел, ә авыл, район үзәкләрен дә төзекләндерү каралган. Монда тротуарларны, ишегалларына керү юлларын ремонтлау да, контейнер мәйданчыкларын төзекләндерү дә, машина кую мәйданчыкларын җиһазлау да, яктырткычлар кую да һәм башкалар керә. Күренгәнчә, Круглое Поле поселогы өчен бу сораулар актуаль. Халык очрашуларда шушы сорауларны кузгата. Тукай районының калган авыл җирлекләрендә дә шушы ук хәл. Ә гомумән алганда, район турында без яхшы фикердә, – диде «Бердәм Россия» партиясеннән ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат – «РИТЭК» ҖЧҖ генераль директоры урынбасары Николай Нефедов.
Искәртеп үтәбез,«РИТЭК» компаниясе үз җитештерү эшчәнлеген Тукай районы территориясендә башкара. Шуңа күрә бу җәмгыять район тормышына, авыл халкына бер дә битараф түгел. Аларның хәйрия эшчәнлеге белән районда саллы эшләр башкарылды. Әйтик, узган ел «Колосок» балалар бакчасына капиталь ремонт ясалды. Олы Шилнәдә юл ремонтланды.
– Мондый проектлар әле алга таба да булачак. Халыкның яшәешен яхшырту максатында башкарасы эшләр әле шактый, – ди Николай Валерьевич.
Якындагы биш ел эчендә республикада барлык күп катлы йортларның ишегаллары төзекләндереләчәк. «Безнең ишегалды» проекты кысаларында районда 9 ишегалды ремонтланыр дип көтелә.

Рөстәм Зәкиев фотосы. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев