Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Прокурор сүзе – закон 

12 январьда прокуратура хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. 1722 елны, шушы көнне, Петр I указы белән Генерал-прокурор посты барлыкка китерелә. Прокуратура «эштә тәртипсезлекләр булу сәбәпле дөрес хөкем итмәү, ришвәтчелек һәм законсызлыкны бетерү яки яманлыкны тыю» нияте белән төзелә.  Күп кенә үзгәрешләрдән соң РФ прокуратурасы властьның бер тармагына да кермәгән мөстәкыйль дәүләт органы булып формалаша. Гражданнар прокуратура хезмәткәрләренә йортларны сыйфатсыз ремонтлаудан алып хезмәт хакларын тоткарлауга кадәр булган төрле-төрле проблемаларны уңай хәл итү өчен мөрәҗәгать итәләр. 2019 ел нинди резонанслы вакыйгалар белән истә калды? Чиновникларга законсыз рәвештә бирелгән җир кишәрлекләрен кире кайтарып алу мәсьәләләре ничек тора? Тукайлылар закон бозуларның нинди очракларыннан зарланалар? Болар хакында район прокуроры, юстиция өлкән киңәшчесе Айрат Галимәрдәнов сөйләде.

– Айрат Фәритович, прокуратура эшендә 2019 ел нәтиҗәләре ничегрәк булды?
– Үткән ел районда прокуратура тарафыннан закон бозуларның 814 очрагы теркәлде. Судка гомуми суммасы 22,7 млн сум тәшкил иткән 22 дәгъва хаты җибәрелде. 207 суд эше каралды һәм шуның нәтиҗәсендә 182 кеше дисциплинар, район прокуроры карары белән 26 кеше административ җаваплылыкка тартылды. Гомуми күзәтчелек нәтиҗәләре буенча дүрт җинаять эше ачылды. Моннан тыш, законлылыкны саклау һәм алдан тикшеренү эшләре башкаруны күзәтү нәтиҗәләре буенча судка 272 җинаять эше җибәрелде. Судта 255 җинаять эше буенча гаепләү хупланды. 

– Соңгы елларда безнең район җирләр мәсьәләсендә күпсанлы закон бозулар буенча начар яктан дан алды. Җир кишәрлекләре буенча закон бозулар нилектән шундый зур масштаб алды соң? Бу эшнең башы-азагы күренәме? 
– Безнең район Яр Чаллы шәһәре белән чиктәш. Күпләр шәһәр тирәсендә җир кишәрлеге алып төзелеш башларга тели. Белүебезчә, сорау булган җирдә тәкъдим дә туа. Кызганычка каршы, ниндидер моментта бу хәл күз уңыннан ычкына – хокук нормаларына тиешенчә игътибар бирелми. 2018 елда прокуратура урман фондыннан бүленгән җир кишәрлекләрен кайтарып алу өчен район судына 47 дәгъва хаты бирде. Бу – 24 млн сумнан артыграк бәядә  булган 18 гектар җирне тәшкил итә.  2019 елны  22,4 млн сумлык 11 дәгъва хаты бирелде. Барлык хатлар да канәгатьләндерелде, җирләр дәүләткә кайтарылды. Әйтергә кирәк, соңгы өч елда гына да 180 җир кишәрлеге кайтарып алынды. Бу юнәлештә эш әле дә дәвам итә. Шунысын да билгеләп үтәсем килә, хәзерге вакытта җир эшләре буенча закон бозулар азайды. 

– Тукайлылар прокуратурага күбрәк нинди сораулар белән мөрәҗәгать итәләр?
– Суд приставларының эше буенча мөрәҗәгать итүләр еш була. Белгәнегезчә, безнең районда аерым андый хезмәт юк. Без Менделеевск шәһәрендәге бүлеккә карыйбыз. Районда шундый хезмәтнең булмавы безнең эштә авырлык тудыра. Шуңа күрә үзебездә суд приставлары хезмәтен булдыру буенча район һәм республика җитәкчелеге каршында берничә тапкыр бу мәсьәләне күтәреп карадык. Якын арада суд приставлары системасын реформалау күздә тотыла. Реформа нәтиҗәсендә безнең районга кагылышлы мәсьәлә уңай хәл ителер дип өметләнәбез.
Хезмәт хакларын вакытында түләмәү мәсьәләсе аерым контрольдә. Районның алты предприятиесендә бу мәсьәлә буенча хокук бозулар беленде, прокурорлар тиешле чараларны күргәннән соң дүртесендә хезмәткәрләргә эш хакы түләнде. Ике предприятие хезмәт хакын әле дә булса түләмәде. Болар: банкрот дип табылган «ТКТ» суднолар төзү компаниясе һәм эшчәнлеген туктаткан шәхси эшмәкәр. Ул кеше яшеренеп ята һәм прокуратура тарафыннан эзләнүдә дип игълан ителде.  
Прокуратураның төп бурычы – гражданнарның социаль хокукларын саклау. Газета укучыларга мөрәҗәгать итәм: үзвакытында хезмәт хакын түләмиләр икән, прокуратурага хәбәр итегез. Әгәр дә хокук бозу факты расланса, аларга карата тиешле чаралар күреләчәк.
ТКХ буенча да хокук бозулар еш булып тора. Торак йортларда яшәүчеләр агымдагы һәм капиталь ремонтның сыйфатсыз башкарылуыннан зарланалар. Бу хәлне төзәтү максатыннан без дәүләт торак инспекциясенең зона бүлеге белән берлектә эш алып барабыз. Калмаш авылында һәм Яңа поселогында эшләүче «Тамерлан» идарә итү компаниясе эшенә карата коллектив мөрәҗәгать  булды. Бу компаниягә күпфатирлы йортларда яшәүчеләргә тиешенчә хезмәт күрсәтмәүләре өчен җәза бирелде. Үткән ел торак-коммуналь хезмәтләр өлкәсенә караган 18 эш каралды. 
Район җирлегендә 102 бакчачылык җәмгыяте бар. Безгә күп вакытта шушы өлкәгә караган мәсьәләләрне дә чишәргә туры килә. Халык күбесенчә түләүләр тарифы, җир кишәрлекләренең чиген билгеләүгә кагылган мәсьәләләр буенча мәрәҗәгать итә. Безнең белгечләргә хокук мәсьәләләре буенча халыкны агарту эшләрен дә башкарырга туры килә. Гражданнарга без закон чыгару, кеше хокуклары, теге яки бу очракта ниләр эшләргә кирәклеге хакында аңлатабыз. 

– Учредительләр белән коммерциянеке булмаган «Усадьба» партнерлыгында яшәүчеләр арасындагы конфликт иң тавышлы эш булды. Бу конфликт, инде берничә ел дәвам итә. 2019 ел азагында ДНП территориясендә сугышу очрагы да булды. Сугышучыларның берсенә карата җинаять эше кузгатылды. «Усадьба»дагы хәлгә нинди бәя бирерсез?
– «Усадьба»ны барлыкка китергәндә һәм төзегәндә учредительләр күпсанлы хокук бозулар  ясаганнар. «Усадьба»да яшәүчеләр ДНП әгъзалары дип танылмаганнар, шулай да барлык мөрәҗәгатьләр дә алар исеменнән төзелгән. Чынлыкта ДНП әгъзалары – Әлфия Хәйруллина һәм аның якын туганнары. Генераль план хокук бозулар белән кабул ителгән. Авыл хуҗалыгы карамагындагы җирләрне дә торак пункт террриториясенә керткәннәр. Генераль планны кабул иткәндә, закон таләпләренә каршы килеп, тыңлаулар үткәрелмәгән. Ул тыңлаулар Кече Шилнә авыл җирлегендәге һәрбер торак пунктында узарга тиеш иде. Прокуратура генпланны кире кагарга мәҗбүр булды. Яңа генплан буенча «Усадьба» территориясенә кергән җирнең авыл хуҗалыгы карамагында булырга тиешле  бер өлеше кайтарып алынды. Тарифларның югары булуы, акча тотып калулар да күпләрдә ризасызлык уята. Учредительләр, хәтта ки, офисны тотуны да ДНПда яшәүчеләргә йөкләгәннәр. ДНП активистлары хаклы рәвештә ризасызлык белдерәләр дип саныйм. Закон буенча без бакчачылык һәм дача ширкәтләре эшенә катышырга тиеш түгел. Күпчелек мәсьәләләрне җәмгыять әгъзалары гомуми җыелышларда үзләре хәл итәләр. Шуңа күрә, без судка мөрәҗәгать итәргә чакырабыз.

– Балигъ булмаганнарга кагылышлы законнарның үтәлеше ничек куелган?
– 2019 елда Тукай районы территориясендә 7 балигъ булмаган бала тарафыннан 7 җинаять теркәлгән. Шуларның икесе безнең район җирлегендә яшәүче балигъ булмаганнар, калганнары Яр Чаллы шәһәре һәм республиканың башка районнарында яшәүче балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган. Россия эчке эшләр министрлыгының Тукай районы бүлегендә балигъ булмаганнар подразделениесендә исәптә торучылар белән индивидуаль-профилактик эш тулысынча һәм тиешле дәрәҗәдә алып барылмавы ачыкланды. Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлек башлыгы эшчәнлеген тикшергәндә җаваплы вазыйфа башкаручы бер кеше дисциплинар җаваплылыкка тартылды. 
ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә белем бирү учреждениеләрендә балаларны тукландыру эшен оештыруның куелышы тикшерелде. 3 гомумбелем бирү учреждениесендә һәм 5 мәктәпкәчә учреждениедә санитар-эпидемиологик таләпләрне бозу очраклары ачыкланды. 

– Татарстанда 5 январьдан балигъ булмаганнарга никотинлы продукция сатуның тыелуы хакында закон үз көченә керде. Балигъ булмаганнар арасында снюс куллану очраклары билгеле булмадымы?
– Районда балалар тарафыннан снюс куллану очраклары теркәлмәде. Ләкин моңа карап тынычланырга кирәкми. Балалар арасында даими рәвештә профилактик эш алып бару замана таләбе. Балигъ булмаганнарга снюс сатуны тыю мәсьәләсе буенча кызыксынган ведомство вәкилләрен чакырып үзара киңәшләштек, бергәләп сөйләшүләр үткәрдек. Ата-аналарга һәм педагогларга мөрәҗәгать итеп шуны әйтәсем килә – бала тәрбияләү өлкәсендә азмы-күпме өлеше кергән һәрбер кеше бу мәсьәләнең бик җитди булуын аңларга һәм үз вазыйфасына бик җаваплы карарга тиеш. Балаларны һәр яклап сакларга тырышыйк. Беренче карашка зыянсыз кебек күренгән кәнфит (снюс) – бала тормышына зур зыян китерә торган куркыныч әйбер. Балигъ булмаганнарга снюс сатучылар җаваплылыкка тартылачаклар.

– Күптән түгел Новотроицкоеда мәктәп укучылары катнашында инцидент булды һәм ул хәбәр киң җәмәгатьчелеккә таралды.   Прокуратура җаваплы кешеләргә карата нинди бәяләмә бирде?
– 20 декабрьдә полиция бүлегендә күләмле тәртипсезлекләрне кисәтү буенча тренировка үткәрү өчен тактик өйрәнү үткәрү планлаштырылган була. Бу шөгыльне Новотроицкое авыл җирлегендәге ял паркы территориясендә үткәрү ниятләнә. Өйрәтүләрдә 25 полиция хезмәткәре  һәм Новотроицкое җирлегендә яшәүче активистлар катнашырга тиеш була. Мәктәп администрациясе белән килешенеп, өйрәнүләр мәктәп территориясенә күчерелә, статистлар сыйфатында 9нчы сыйныфта укучы 12 бала җәлеп ителә. Бу яшүсмерләр, шартлы рәвештә, җәмәгать тәртибен бозучылар ролен үтиләр, ә 17 полиция хезмәткәре, кулларына калкан тотып, тере чылбыр ясап басалар. Яшүсмерләр белән бәрелеш вакытында чылбырны өзүне булдырмау хәрәкәтләрен эшкәртәләр. 
Нәтиҗәдә, мәктәп территориясендә өйрәнү үткәргән вакытта «РФдә бала хокукларының төп гарантиясе», «РФдә гражданнарның сәламәтлеген саклау нигезләре», «РФдә белем бирү турында»гы федераль законнар бозыла. Моннан тыш, Новотроцкое мәктәбе уставы буенча, учреждение белем бирү барышында укучыларның һәм хезмәткәрләрнең тормышы һәм сәламәтлеге, аларның хокуклары һәм ирекләре бозылган очракта җавап тота. 
Балигъ булмаган укучыларны эчке эшләр органы составында өйрәнүләргә тарту законлы түгел. Бу эштә катнашы булган җаваплы вазифаларны башкаручылар белем бирү учреждениесендә укучыларның сәламәтлеген һәм гомерен куркыныч астына куйганнар. Прокуратура Тукай районы башлыгы адресына һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы бүлеге башлыгына җаваплы вазифа башкаручыларга карата дисциплинар җаваплылыкка тартуны сорап мөрәҗәгать итте.

– Айрат Фәритович, 12 январьда профессиональ бәйрәмегезне билгелисез. Коллективыгыз хакында сөйләгез әле.
– Безнең оператив составта 6 кеше эшли. Прокурор, бер урынбасар, бер өлкән ярдәмче, өч ярдәмче, әйдәп баручы белгеч һәм машина йөртүче. Безнең эшебез бик катлаулы булса да, коллективыбызда күркәм затлар – хатын-кызлар да эшли. Әйтергә кирәк, эшкә үтә җаваплы караулары һәм төгәллекләре буенча алар ир-атлардан да уздырып җибәрәләр. Дус-тату командабыздагы һәркем үз вазыйфасына җаваплы карый. Профессиональ бәйрәмебез алдыннан безнең өлкәдә хезмәт куйган ветераннарыбызга һәм хезмәттәшләремә тырышлыклары өчен рәхмәт белдерәм, һәммәсенә дә сәламәтлек, уңышлар телим.

Рәфкать Билданов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев