Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Бердәмлектә көч»

21 апрель – Жирле үзидарә көне, аны Муниципаль хезмәткәрләр көне дип тә атыйлар. Тукай районының муниципаль берәмлегенә вәкаләтле җирле үзидарә органнарының 45 депутаты һәм 80 муниципаль хезмәткәр керә. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан иң яхшы муниципаль хезмәткәрләр грамота һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Күпьеллык намуслы хезмәте һәм авыл хуҗалыгы үсешенә керткән саллы өлеше өчен ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге башлыгы Бастам Салахов бүләкләнде. ТР «Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясенең мактау грамоталарына Калмаш авыл жирлеге башлыгы Равия Габдуллина, Теләнче Тамак авыл җирлеге башлыгы Рамил Нәҗметдинов, Шилнәбаш авыл җирлеге башлыгы Ольга Гончарова лаек булдылар. 
ТР «Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясенең рәхмәт хатларын Иштирәк авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Кашаповага һәм Биклән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйсән Зиннәтуллинага тапшырдылар.
Республикакүләм бәйге нәтиҗәсе буенча «Муниципаль үзидарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» исеме район башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм яшәешне тәэмин итү бүлеге башлыгы Гөлназ Исхаковага бирелде. Аңа ТР «Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясенең дипломы тапшырылды. Шилнәбаш авыл җирлеге башлыгы Ольга Гончарова «Муниципаль үзидарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» исемен яулады һәм ТР «Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясенең рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
«Бердәм Россия» партиясенең Татарстан региональ бүлеге җәмәгать кабул итү урыннары арасындагы конкурста катнашучы дипломы белән Тукай районы җирле бүлеге халыкны кабул итү пункты бүләкләнде.
Озак еллык намуслы хезмәте өчен Түбән Суыксу авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Фәния Вәҗиевага район башлыгы исеменнән мактау грамотасы тапшырылды. Район башлыгының рәхмәт хатлары белән Круглое Поле авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ольга Маркова һәм Калмия авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйсән Салихова бүләкләнде.
Җирле үзидарә органнарында эшләү үзенчәлекләре турында без Шилнәбаш авыл җирлеге башлыгы Ольга Гончарова белән сөйләштек. Җирлек башлыгы булып ул җиде елга якын хезмәт куя, моңа кадәр 13 ел мәктәптә, 11 ел мәдәният йортында директор булып эшләгән.
– Мин авылымны бик яратам, шушында тудым, үстем, эшлим, – дип башлады сүзен Ольга Анатольевна. – Мәктәптә, мәдәният йортында эшләгәндә синең җаваплылыгың чикләнгән. Авыл җирлеге башлыгы булгач, ул чикләрне төгәл генә билгеләп булмый, барысы өчен дә җавап бирәсе. Безне даими рәвештә күзәтчелек органнары тикшереп торалар, отчет төрләре күп. Бу, әлбәттә, кыенлыклар тудыра. Ләкин эшнең сөенечле яклары да бар. Безнең халык рәхмәтле. Урамдагы лампочканы алыштырсаң да әбиләр сиңа кат-кат рәхмәт укый. Бу үзенчә көч бирә, күңелне үстерә. Миңа депутатлар, бигрәк тә район депутаты Финсилә Шәрифуллина ярдәм итеп торалар. Без барлык мәсьәләләрне бергәлеп хәл итәбез, бердәм фикергә киләбез. Беренче чиратта кешеләр турында уйлыйбыз. Авыл халкы да безгә ярдәм итә, барлык башлангычларыбызны хуплый: быел үзара салым акчасын уңышлы җыйдык. Шул акчага янгын сүндерү депосы төзергә ниятлибез. Безнең өчен бу бик четерекле мәсьәлә. Янгын сүндерү машинасы вакытында килә алмау сәбәпле, былтыргы янгында ике гаилә зыян күрде.
Шилнәбаш авыл җирлегендә, башка шәһәр янында урнашкан авыллардагыча, төп халыктан тыш, шәһәрдән килгән кешеләр дә шактый. Җирлекнең үзендә 1452 кеше теркәлгән, ләкин чынлыкта яшәүчеләр саны күбрәк, дип билгеләп үтә җирлек башлыгы. Җәйгә килеп торучылар да әз түгел. Моннан тыш, җирлек территориясендә җиде бакчачылык ширкәте урнашкан.
– Шәһәрдән килүчеләрнең фикер йөртүләре башкача, – дип аңлата Ольга Анатольевна. – «Нишләп әле мин монда җыештырырга, өмәгә чыгарга тиеш?» – диючеләр бар. Ә төп авыл халкы үзен хуҗаларча тота: себерке, тырма, көрәк ала да, эшкә тотына. Шәһәр халкы да киләчәктә безгә кушылыр, авылны төзекләндерүгә үз өлешен кертер дип ышанасы килә. 
Безнең авыл җирлегендә төрле милләт халкы үзара дус яши, дини бәйрәмнәрне бергә үткәрәбез. Былтыр халык тыңлауларында мәчет төзү өчен җир билгеләнде. Храм төзү буенча да мәсьәлә хәл ителә. 
Әлбәттә, эшлисе эшләр тагын да күбрәк. Минемчә, бездә көчле команда тупланды. Булган мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары – күмәк эшебез нәтиҗәсе, безнең көч – бердәмлектә. Мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты коллективларына мин бик рәхмәтле. Алар ярдәм итмәсә, бер эшне дә нәтиҗәле итеп башкарып булмас иде, – дип ассызыклый Ольга Гончарова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев