24 апрель 2019 яңалыклары
-
Дистанция сакламаган
22 апрель көнне көндезге сәгать 12 тулганда Яр Чаллы – Зәй трассасының беренче километрында «Лада Гранта» автомобиле алдан баручы «ГАЗ» машинасына бәрелә.
-
Агач утырттылар
Шимбә көнне безнең Җәйләү авылында яңа зиратта агач утырту буенча зур өмә булды. Геннадий Адылев 500 төп чыршы үсентесе алып кайтты.
-
«Бердәмлектә көч»
21 апрель – Жирле үзидарә көне, аны Муниципаль хезмәткәрләр көне дип тә атыйлар. Тукай районының муниципаль берәмлегенә вәкаләтле җирле үзидарә органнарының 45 депутаты һәм 80 муниципаль хезмәткәр керә. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан иң яхшы муниципаль хезмәткәрләр грамота һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
-
Тукайлылар шимбә өмәсендә катнашты
Санитар чистарту һәм төзекләндерү икеайлыгы кысаларында бүген район авылларында тулы көченә территорияне тәртипкә китерү эше бара. Көздән кул җитмәгән, кышын өстәлгән чүп-чар җыела, халык үз ихатасында эшли, капка төпләрен чистарта, зиратларны тәртипкә китерә, агач кәүсәләрен акшарлый, яңа үсентеләр утырта. Икеайлык игълан ителгәнгә генә түгел, авыл халкы язын мондый эшләргә күнеккән инде – апрель-май айлары кул кушырып утырыр чак түгел.
-
2018 елда Татарстанда 135 табиб торак шартларын яхшырту өчен грантлар алган
Республикага эшкә килгән табибларга Татарстан Хөкүмәте яшәү һәм эш урыны белән ярдәм итә.
-
Йортлар һәм мунчалар яна
Янгын сүндерүчеләргә Иске Җирекледә йорт януы турында хәбәр килә.
-
Язгы чәчүгә керештек
Районда язгы чәчү кампаниясе старт алды. Берничә хуҗалыкта иртә культуралар чәчүгә чыктылар.
-
Өч җирлек грантка ия булды
Районның Борды, Күзкәй һәм Комсомолец авыл җирлекләре республика грантына ия булдылар.
-
Май бәйрәмнәрендә, учак кабызучыларны аулап, тәүлек буе патруль оештырылачак
25 апрельдән 10 майга кадәр республикада янгынга каршы махсус режим кертелә, ачык учак кабызу тыела.
-
Мәктәп аттестатларына үзгәрешләр кертелергә мөмкин
Аттестатка укучының кайсы туган телне һәм нинди чит телне өйрәнүе турында мәгълүмат өстәләчәк.
-
Балалар утырган машиналарда тизлекне киметеп йөрергә тәкъдим иттеләр
ЮХИДИ үзгәрешләрне юл хәрәкәте кагыйдәләренә кертүне сорады.
-
Мәктәпләрдә ике яңа вазифа барлыкка киләчәк
Мәктәпләрдә "өлкән укытучы" һәм "әйдәп баручы укытучы" дигән яңа вазифалар кертеләчәк.
-
Бабайлар әйткән : “Кире беткән кирегә сукалар”,- дигәннәр
Һава торышы.