Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Май бәйрәмнәрендә, учак кабызучыларны аулап, тәүлек буе патруль оештырылачак

25 апрельдән 10 майга кадәр республикада янгынга каршы махсус режим кертелә, ачык учак кабызу тыела.

Май бәйрәмнәрендә урманнарда тәүлек буена патруль оештырылачак. Бу хакта журналистларга ТР Министрлар Кабинетында брифингта урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров әйтте.

“Практика күрсәткәнчә, май бәйрәмнәрендә халык урманнарга, бакчаларга ашыга, учак кабызалар. Профилактика юнәлешендә авыл җирлекләренә, бакчачылык ширкәтләренә, урман кырыйларында халык ял итә торган урыннарга янгын машиналары белән дежур инспекторлар чыга. Бу практика халык белән эшләүдә психологик фактор буларак та үзен аклады”, - ди ул.

Министр сигез ел дәвамында урман янгыннары чыкмаганын әйтте. Ул урманнарда акыл белән эш итү, кагыйдәләрне үтәү кирәклеген искәртте. Хокук бозулар ачыкланса, гаеплеләр штрафка тартыла. Быел инде 1 мең кисәтү ясалган. 25 апрельдән 10 майга кадәр республикада янгынга каршы махсус режим кертелә, ачык учак кабызу тыела.

РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе күзәтчелек эше идарәсе башлыгы урынбасары Максим Трущин әйтүенчә, учакта, мангалда ризык әзерләү, урман янгыннары чыгу куркынычы булган территорияләрдә 1-3 класс куркынычына ия пиротехник эшләнмәләр куллану ярамый. Татарстанда янгын чыгу куркынычы булган 84 торак пункт, 29 бакчачылык ширкәте, 80 балалар лагере, 19 ял оешмасы исәпләнә.

Реклама

Махсус режим чоры беткәч, ачык утны махсус җиһазланган урыннарда – чокырларда гына кабызырга ярый. Трущин әйтүенчә, аның тирәнлеге 0,3 метрдан да ким булмавы, диаметры 1 метрдан да зуррак булмавы шарт. Ачык ут объекттан 50 метрдан да якын булмаска тиеш. Ылыслы агачлардан 100 метрга, яфраклы агачлардан 30 метрга ераграк торуы зарур.

Авыл хуҗалыгы җирләренә караган бакча участокларында мангалларда шашлык кыздыручыларга учак белән корылманың арасын 5 метрга кадәр киметү рөхсәт, ләкин учактан 2 метр тирәсендә тиз кабынып китә торган материаллар, коры үлән чистартылыга тиеш. Кагыйдәләрне бозучылар 2-3 мең сум, вазифаи затлар 6 мең сумнан 15 мең сумга кадәр, юридик затлар 150 мең сумнан 200 мең сумга кадәр штрафка тартыла.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X