Якты юл
  • Рус Тат
  • Дистанция сакламаган

    22 апрель көнне көндезге сәгать 12 тулганда Яр Чаллы – Зәй трассасының беренче километрында «Лада Гранта» автомобиле алдан баручы «ГАЗ» машинасына бәрелә.

    Һәлакәт «Лада Гранта»дагы 30 яшьлек йөртүченең дистанция сакламавы һәм тизлекне тиешледән арттыруы аркасында килеп чыга. Авария вакытында баш мие, маңгай, күкрәк, иң өсте җәрәхәтләре алган әлеге йөртүчене ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәткәрләре БСМПга алып китәләр. 

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: