Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Йортлар һәм мунчалар яна

Янгын сүндерүчеләргә Иске Җирекледә йорт януы турында хәбәр килә.

Йорт хуҗалары – олы яшьтәге ир белән хатын төнлә бар җирдә дә ут сүнүен күреп алалар. Шул арада электр чыбыкларыннан очкыннар чыга башлый. Агач йортның стеналарына капкан ут тиз арада үрләп тә китә. Янгын сүндерүчеләргә шалтыраталар, ләкин торакны саклап калып булмый. 96 квадрат метрлы зур йорт бүген яшәрлек хәлдә түгел. Бәхеткә, ул иминиятләштерелгән булган. Хәзер хуҗалар туганнарында яшиләр.
Бу очрактан бер көн алда гына Олы Шилнәдә гараж һәм сарайның януы теркәлә. Бу төзелеш объектлары икесе дә тулысынча юкка чыга. Монда да ут чыгуның сәбәбе – электр чыбыкларының төзексезлеге.
Первомайка районында чыккан янгынның сәбәбе – мунча миче торбасының төзексезлеге. Биредә мунча ике катлы йорт эченә урнаштырылган була. Һәм менә шушы мунча аркасында 150 квадрат метрлы зур йорт янып бетә. Мунчаның йортта булуы, әлбәттә, уңайлыдыр. Ләкин болай төзегәндә янгын куркынычы нык зур, дип белдерә күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге өлкән инспекторы Артем Асеев. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев