Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәктәп аттестатларына үзгәрешләр кертелергә мөмкин

Аттестатка укучының кайсы туган телне һәм нинди чит телне өйрәнүе турында мәгълүмат өстәләчәк.

Россиядә мәктәп аттестатларына үзгәрешләр кертелергә мөмкин. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан әзерләнгән боерык нигезендә, гомуми белем һәм урта гомуми белем турындагы аттестатка чыгарылыш сыйныф укучысының мәктәптә кайсы туган телне һәм нинди чит телне өйрәнүе турында мәгълүмат өстәләчәк. 

«Аттестатларга «туган тел һәм әдәбият» предметы атамасына төгәллек кертелә. Кушымта бланкында чыгарылыш сыйныф укучысының белем бирү программаларын үзләштерү нәтиҗәләре турында мәгълүматлар күрсәтелә. «Туган тел һәм әдәбият» предметы атамасында чыгарылыш сыйныф укучысының кайсы туган телне һәм нинди чит телне өйрәнүе искәртелә», - диде РФ Мәгариф министрлыгының гомуми белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры Сергей Пилипенко.

Реклама

Пилипенко министрлыкның 2015 елдан бирле туган телләрне өйрәтү буенча мониторинг үткәрүен билгеләп үтте. «Мониторинг нәтиҗәләре буенча, 2018 елда Россиядә 81 тел өйрәтелгән. 2017 ел белән чагыштырганда, бу сигез телгә күбрәк», - дип өстәде ул.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X