Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Агач утырттылар

Шимбә көнне безнең Җәйләү авылында яңа зиратта агач утырту буенча зур өмә булды. Геннадий Адылев 500 төп чыршы үсентесе алып кайтты.

Зират бит безнең мәңгелек йортыбыз, һәркемнең гаиләсенә кагыла торган изге урын. Язын җыелып зиратларны чистарту, төзекләндерү бездә гадәткә кергән. Авыл ирләре бу юлы да бер гаиләдәй эшкә алынып, зират тирәли яшь үсентеләр утырттылар. Өмәдә зират караучы Григорий Соловьев, авылдашларыбыз Геннадий Адылев, Олег Клементьев, Иван Адылев, Вячеслав Артемьев, Федор Васильев, Данил Ушаков, Петр Султанов, Геннадий Алексеев, Александр Ушаков эшләделәр. Изге эшләре үзләренә савап булып кайтсын аларның. Авыл халкы бу игелекле затларга бик рәхмәтле калды. 

Авыл халкы исеменнән хезмәт ветераны Анна Захарова. 

Фото Роза Әбделмановадан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев