Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукайлылар шимбә өмәсендә катнашты

Санитар чистарту һәм төзекләндерү икеайлыгы кысаларында бүген район авылларында тулы көченә территорияне тәртипкә китерү эше бара. Көздән кул җитмәгән, кышын өстәлгән чүп-чар җыела, халык үз ихатасында эшли, капка төпләрен чистарта, зиратларны тәртипкә китерә, агач кәүсәләрен акшарлый, яңа үсентеләр утырта. Икеайлык игълан ителгәнгә генә түгел, авыл халкы язын мондый эшләргә күнеккән инде – апрель-май айлары кул кушырып утырыр чак түгел. 

Узган атнаның шимбәсендә исә райондашлар россиякүләм өмәдә катнаштылар. Бу көнне авыл халкына район хакимиятендә эшләүчеләр дә ярдәм итте. Барлык бүлекләрдән һәм ведомстволардан 160 кеше иртәнге сәгать сигездән махсус автобусларга утырып Круглое Поле, Мәләкәс, Биклән авыл җирлекләренә юл алды. 
Биклән җирлегенә кергән Биклән – Иштирәк – Түбән Кама кисешендәге урман полосасында ул көнне барлыгы 53 ир-ат эшләде. Хакимияттән килүчеләр генә түгел, җирлекнең бюджет оешмалары вәкилләре, депутатлар да чыккан иде өмәгә. Җирлек башлыгы Мансур Сәхбиевның әйтүенчә, биредә карт агачлар, хәтта бер гасырлыклары да булгандыр, киселгән һәм кырыйга чыгарып куелган. Бәтке коммуналь челтәрләре экскаватор белән, «Биклән» җитештерү кооперативы төягеч белән ярдәм иткән. Инде моңа кадәр дә бу участокта өч көн эшләгән булганнар. «Әле тагын ким дигәндә биш-алты көнлек эш бар. Посадка, чыннан да, чистарды, карт өрәңгеләр генә түгел, корыганнары да шактый күп иде, – ди Мансур Шакирҗан улы.
Круглое Поледа шимбә өмәсенә мәктәпнең барлык укучылары – 375 бала, бюджет хезмәткәрләре, «Доверие» идарә компаниясе вәкилләре чыкты. Хакимияттән килгән 60 кеше аларга өстәмә көч булды. Ул көнне, нигездә, ял паркында эш барды: чүп-чар җыелды, агачлар утыртылды. Бүгенгә биредә барлыгы 120 төп яшь үсенте җиргә төртелде. Поселок урамында декоратив куаклар тигезләп киселде, агачларның кәүсәләре агартылды, җәяүлеләр өчен «зебра» буялды. «Һәр чәршәмбе, шимбәдә чыгабыз, әле тәртипкә китереп бетерәсе урыннарыбыз бар», – дип белдерде җирлек башлыгы Эльмира Низамиева.
Ә Мәләкәс авыл җирлегендәге өмәдә без, редакция коллективы, үзебез дә катнаштык: Иске Җирекленең төзелеп килүче паркын чүптән арындырдык. Бу көнне биредә шулай ук 40-50 кеше эшләде. Әйтик, мәгариф һәм мәдәният бүлекләреннән генә дә 18әр хезмәткәр килдек, диделәр безгә. Бу паркта инде шимбә өмәсенә кадәр үк шактый эш башкарылган иде. Мисал өчен, якындагы яңа төзелгән балалар бакчасының мөдире Лариса Андреева монда икенче атна эшләүләрен әйтте. Шимбәдә коллективтан барысы 10лап кеше иде. Паркта чистарту белән бергә, яшелләндерү эшләре дә бара. Бүгенгә биредә 445 төп ылыслы агач утыртылган. 
Ә, гомумән алганда, район буенча быел 3 меңнән артык яшь үсенте җиргә төртелгән. 
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илсөяр Абзалованың әйтүенчә, бүген һәр җирлектә өмәләр оешкан төстә бара. Авыл эченнән тыш, юл буйлары җыештырыла, урман посадкаларында агач кәүсәләре буяла. Кыскасы, эш җитәрлек. Шимбә генә түгел, чәршәмбеләрдә дә эш тынып тормый. 
Ваемсызларга, үз территориясен тәртиптә тотуга игътибар итмәүчеләргә дә чара күрелә. 15 апрельдән башлап җирле пунктларга район башкарма комитеты һәм полиция хезмәткәрләре рейдларга чыгалар. Хәзергә алар Әҗмәкәй, Кече Шилнә, Түбән Суыксу, Шилнәбаш җирлекләрендә булдылар. Физик, юридик һәм вазифадагы затларга 14 административ беркетмә төзеделәр.
Икеайлык дәвам итә. Территориянең чисталыгы һәм төзеклеге өчен һәр райондаш җаваплы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев