Бакчачыларның үз мәшәкатьләре
Республикада 2017 елдан бакчачыларга ярдәм итү программасы гамәлдә. Аның кысаларында бакчачылык ширкәтләрендә юллар салу, электр энергиясе белән тәэмин итү, чүп түгү проблемалары хәл ителә. Программаның ярдәмен күп кенә бакчачылар тоярга өлгерде инде. ТР Президенты инженерлык инфраструктурасы өчен ел саен 550 млн сум акча бирү турында карар кабул итте. Әлеге суммалар ничек тотыла? Тукай районы территориясендәге бакчачылык ширкәтләренең нинди проблемалары бар? Әлеге сорауларга Тукай районы бакчачылар ассоциациясе рәисе Дмитрий Волков җавап бирә.
– Дмитрий Николаевич, район территориясендә ничә бакчачылык ширкәте бар?
– Аларның саны 97. Бакчачылык ширкәтләре оешуның тарихы узган гасырның 70 нче елларына барып тоташа. Тукай районы һәм Чаллы шәһәре предприятиеләренә җир бирелә. Алар, үз чиратларында, участокларны коллективларга бүлеп бирәләр. Мондый схема 90 нчы елларда да эшләвен дәвам итә. Ә 2000 нче елларда коммерцияле булмаган бакчачылык иптәшлекләре, партнерлыклары оеша башлый. Аларның күпчелеге Кече Шилнә, Калмия җирлекләрендә барлыкка килә.
Дөрес, 1990 елларда кайбер ширкәтләр ташландык хәлгә төште, шуның белән бакча тотучылар саны да кимеде. Ташландык хәлдәге бакча урыннары шактый. Тукай районы территориясендә бүгенге көндә барлыгы 67 мең бакчачы исәпләнә.
Тукай районының авыл хуҗалыгы җирләрендә участок алган кешеләр аңларга тиеш: бакчачылык ширкәтләре эчендәге тәртип өчен алар үзләре җаваплы. Бакчачылык эшен алып бару турында 217 нче федераль закон бар, ул үтәлергә тиеш. Закон бозылу очрагы була икән, зыян күргән кешеләр дәшми калырга тиеш түгел, мәсьәләне җыелышта күтәрергә кирәк.
– Хәзер җиргә тартылучылар арта дияргә буламы?
– Бакчачылык эшен алып баруның форматы үзгә бүген. Көрәк-тырма күтәреп килеп эшләү түгел, ә бәлки ял итү, кем өчендер хәтта бердәнбер яшәү урыны да ул хәзер. Бакча йортында теркәлеп ел әйләнә яшәргә була. Коммерцияле булмаган бакчачылык иптәшлекләренә яшьләр тартыла. Җир арзан бит. Ә авыл җирлекләрендә йорт җиткерү өчен участок алу мәшәкатьлерәк тә, кыйммәтрәк тә.
Соңгы елларда, республика программалары ярдәме белән, бакчаларга йөрү юллары тәртипкә китерелә. Элегрәк, хәтерегездәдер, юллар язын-көзен йөрерлек булмый иде бит. Хәзер асфальтланган юллар мәйданы артканнан-арта.
– Үз участокларын хосусыйлаштыручылар күпме?
– Районда җир участолкларын хосусыйлаштыру эше 70 процентка башкарылган. Җир кадастр хисабына алынгач, аның хуҗасы бар дигән сүз. Ул үз җирен сату, бүләк итү хокукына ия була. Менә, әйтик, хәзер күп фатирлы йортлар каршындагы җирләрдә кайчандыр төзелгән гаражлар, мунчалар сүтелергә тиеш булды. Күп кеше моның белән килешә алмый. Ләкин ул җирләр бит аларның милке буларак хосусыйлаштырылмаган. Бульдозер килә дә эшертеп китә, чөнки корылмалар законсыз төзелгән бит. Ә бакча җиренә хокукы теркәлгән булгач, бакчачының участогына бульдозер керә алмый инде. Шуңа күрә бакчадагы корылмаларны да вакытында теркәп куярга кирәк. Әлегә бакча йортларының 10%ы гына хосусыйлаштырылган. Теркәү өчен ел ярымнан аз гына артык вакыт калып бара – 2021 елда теркәү тәмамлана.
– Моның өчен нәрсә эшләргә?
– Аның гади схемасы бар: техник план эшләргә, моның өчен кадастр инженерларына яки шушы эш белән шөгыльләнүче оешмаларга мөрәҗәгать итәргә кирәк.
– Татарстанда бакчачылык ширкәтләренә финанс ярдәме күрсәтүнең 1:2 дигән программасы гамәлдә. Шуны аңлатып үтегезче.
– Ул программа 2018 елдан эшли. Сүз бу очракта эчке һәм тышкы инфраструктура объектларын ремонтлауга финанс ярдәме турында бара. Аның асылы шунда: төзекләндерүгә тотылган бер мең сумга дәүләт тарафыннан тагын ике мең сум өстәлә.
– Ә 2017 елда гамәлгә кергән бакчачылыкка ярдәм итү программасы ничек эшли?
– 2017 елда, башланган вакытта, ул программага республиканың 8 муниципаль районы кушылган иде, бүген андый районнар саны 22 булды инде. Билгеле, катнашучылар саны арткан саен, сумма кими бара: 2017-2018 елда 150 млн сум булса, 2019 да – 130 млн, ә 2020 елда 60-70 млн сум була. ТР Президенты белдерүенчә, бакчачылык ширкәтләренә ярдәм итү программасы быел дәвам иттереләчәк.
– Ул суммалар ничек сарыф ителә?
– Юллар салына, су үткәрү торбалары сузыла, чүп җыю контейнерлары урнаштыру өчен мәйданнар булдырыла. Электр тогы линияләре, трансформатор подстанцияләре яңартыла. Бу санап үтелгән эшләр тышкы инфраструктурага карый. Эчке инфраструктурага кагылышлы эшләр дә шундый. Ягъни, кемдер бакчачылык ширкәте территориясендә ярдәм өчен бирелгән акчага теннис корты төзеп куя алмый. Акчаны сарыф итүнең критерийлары бар: юллар, электр энергиясе, су белән тәэмин итүне яхшырту.
Әле төрле грантлар да бар бит. Без, ассоциация буларак, аларны алу өчен заявка бирә алабыз. Ул грантлар хисабына социаль проектларны гамәлгә ашырырга була. Мисалга, балалар мәйданчыгы, ял итү урыннары корырга булыр иде.
– Бакчачылык ширкәтләренең кайсыларын актив дияргә була?
– «Дружба», «Росинка», «Искра», «Бриз», «Весна-2» ширкәтләрен билгеләп үтәргә була. Без бергәләп төрле чаралар оештырабыз. Татарстанда ел саен сентябрьнең беренче шимбәсендә «Бакчачы көне» билгеләп үтелә. Менә ике ел инде без иҗтимагый совет белән бергә «Бакча» дигән бәйрәм оештырабыз. Бакчачылык ширкәтләре арасында бәйгеләр үткәрәбез, янгын куркынычсызлыгы, экологияне саклау һ. б. күрсәткечләр буенча алдынгыларны билелибез. Җиңүчеләргә бүләкләр бирәбез.
– Бакчачылык ширкәтләрендә янгын куркынычсызлыгы буенча ризасызлык белдерү очраклары бар. Бу юнәлештә эшне яхшырту өчен нинди профилактика чаралары уздырасыз?
– Чынлап та, район җирлегендә теркәлгән янгын-нарның 65%ы бакчачылык ширкәтләре территориясенә туры килә. Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча Россия хөкүмәтенең карары бар, шул исәптән бакчачылык ширкәтләрендә дә. Һәр ширкәттә янгын сүндерү дружиналары булырга тиеш. Чөнки төрле урыннарда төзелеш эшләре бара, әле анда, әле монда халык җыелып тора. Бакча йортларына кертелгән электр челтәрләре замана таләпләренә туры килми. Ә бит аңа карап электр куллану кимеми, киресенчә, күпчелек приборлар электр тогы белән эшли. Элек бакча йортында бер-ике урында гына гади лампочка янган булса, бүгенге көндә электр озынайкычка берьюлы суыткыч, микродулкынлы мич, җылыткыч, чәйнек ише приборлар тоташтырыла. Иске электр челтәре мондый авырлыкны күтәрә алмый, нәтиҗәдә электр җиһазлары сафтан чыга, ә кайвакыт янгынга да сәбәп була.
«Искра», «Росинка» янгын сүндерү дружиначыларының яхшы эшләрен башкаларга үрнәк итеп куярга була.
Шуны искәртип китик: апрельнең 10 сыннан бакчаларда махсус режим кертелде. МЧС белән бергә тикшерүләр үткәрәбез. Таләпләрне бозучыларга штрафлар салына.
Ширкәт рәисләреннән дә күп нәрсә тора. Безнең район территориясендә 5 мең бакчачыны берләштерүче ширкәтләр дә бар. Шуңа күрә, рәиснең җаваплылыгы бик мөһим. Аны сайлауга да җитди карарга кирәк. Сүз уңаеннан, 2019-20 елларда барлыгы сигез рәис алмашынды.
– Бакча территорияләрен җыештыру ничек оештырыла?
– Территорияләрне җыеш-тыруның юл картасы булдырылды. Эш өч этапта алып барыла. Беренче этапта – ширкәтләрнең тирә-юне чистартылды, икенче этапта – эчке территорияләрне корыган үләннәрдән, агач ботакларыннан арындыру күздә тотыла. Өченче этапта – урман посадкаларын тәртипкә китерәбез.
– Дмитрий Николаевич, бакчачылар нигездә шәһәр кешеләре бит. Аларны тәртипкә өйрәтүе кыенмы?
– Закон бөтен кеше өчен дә бер. Без бар кешегә дә бер үк таләпләр куябыз. Аларның үтәлешен күзәтчелек органнары тикшерә. Законнарны белергә һәм үтәргә кирәк. Закон бозучыларга җәза бирелә.
/ Рөстәм Зәкиев фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев