Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Спартакиада берләштерә

Районыбызның авыл җирлекләре, предприятие һәм оешмалары арасында II спартакиада узды. Ул ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланды. Быел спартакиадага предприятие һәм оешмалардан чыккан командалар саны узган елгыдан шактый артык иде. Анда катнашучылар спортның 9 төрендә көч сынашты: чаңгыда узышу, бадминтон, суда йөзү, армрестлинг, өстәл теннисы, шахмат, волейбол, дартс, бау тартышу.

– Спартакиада районыбызның спорт тормышында традициягә керде. Ул сәләтлеләрне ачыкларга, спортның кайбер төрләрендә лидерларны билгеләргә мөмкинлек бирә, коллективларны берләштерә, – диде район башлыгы Фаил Камаев әлеге чараны ачып.
Авыл башлыклары һәм предприятие җитәкчеләре белдергәнчә, спорт бәйрәмендә катнашырга иң әзерлеклеләр һәм көчлеләр сайлап алынган. 
– Түбән Суыксу җирлеге командасы тулы составта катнаша. Нәтиҗәләр куанырлык: волейболда без икенче, – дип билгеләп үтте Түбән Суыксу авыл җирлеге башлыгы Флер Ихсанов. – Суда йөзү буенча без алда түгел – 14нче урында. Ярышларда катнашучыларның мөмкинлекләре елдан-ел ачыла бара. Безнең командада Яңа Мусабайдан Гөлнара Шәрипова бар, ул Нурми Шәрипов исемендәге чаңгы ярышында өченчелекне алган спортчы. Бүген чаңгыда узышачак. Баксаң, Гөлнара җиңел атлетика буенча спорт мастеры гына түгел, йөзү буенча мастерлыкка кандидат та икән. Киләчәктә без моны истә тотачакбыз, – дип елмая Флер Гаязович.
Спартакиадага танылган көрәшче, Россия һәм дөнья чемпионы Илназ Рамазанов та килгән иде. Ул туган авылы Биклән өчен чыгыш ясады – чаңгыда узышты. Үзе әйтүенчә, моның бер кыенлыгын да күрми. 
– Чаңгыда йөрү белән суда йөзү физик яктан чыныгу өчен кирәк. Көн саен көрәш белән шөгыльләнүдән тыш, мин көнгә ике мәртәбә чаңгыга басам һәм Круглое Поледагы бассейнга төшәм. Физик активлыкның бу төрләре дөрес сулыш алу күнекмәләрен ныгытырга ярдәм итә, чыдамлыкка өйрәтә, – ди Илназ.
Кнәз авыл җирлеге командасыннан Ирина Новоселова армрестлинг белән чирек гасырга якын шөгыльләнә. Бишенче сыйныфта укыган чагында, мавыгып китеп, мәктәп җыелма командасы составында туристлык слетларына йөргән. 1998 елда, унберенче сыйныфта укыганда, Россия чемпионы булган. Бүген ул ике кызына әни. Узган елгы спартакиадада үз туган җирлеге өчен чыгыш ясап беренчелекне яулаган иде.
– Без монда барыбыз да танышлар инде, төрле ярышларда еш очрашабыз, бер-беребезнең көчле һәм йомшак якларын яхшы беләбез, – дип сөйли Ирина. Сүзе әледән-әле өзелә, чөнки: «Бирешмә, кулыңны бирмә!» – дип ярышта катнашучыларга көч биреп тора ул.
Альбина Фәйзуллина, Людмила Абдрахманова, Олеся Зверева Тукай район суды командасы өчен җан атарга дип килгәннәр. 
– Безнекеләр булдыра! Суда йөзү буенча өченче урынга чыктылар. Хәзер чаңгычылар янына барабыз, безнең команда алда булырга тиеш, – дип сөенә кызлар. Әйтергә кирәк, аларның өметләре акланды: чаңгыда узышучы предприятие һәм оешма хезмәткәрләре арасында судның пресс-секретаре Алмаз Фәттахов III урынны яулады.
– Район суды коллективы судьялар берләшмәсе органнары оештырган спорт чараларында да, район ярышларында да актив катнаша килә. Район җитәкчелеге халыкны сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү юнәлешендә максатчан эшли. Спартакиадага чакыруны без дә шатланып кабул иттек, спорт бәйрәменә гаиләләребез белән чыктык. Суд вәкилләре спортның һәр төрендә көч сынашты. Уңай эмоцияләр, позитив энергия туплап кайтабыз, – диде Алмаз Фәттахов.
Спартакиада йомгаклары буенча авыл җирлекләре арасында Мәләкәс командасы беренчелекне яулады, бикләнлеләр – икенче, иштирәклеләр өченче урынга чыкты. Дүртенче урында – Круглое Поле, бишенчедә – Теләнче Тамак командасы. Предприятие һәм оешмалар арасында «Челны-Бройлер» командасына тиңнәр табылмады. Икенче урынга мәгариф идарәсе, өченчегә «Кама» агрофирмасы вәкилләре чыкты. «Коммунальные сети-Татарстан» ҖЧҖ – дүртенче, Тукай район үзәк дәваханәсе бишенче урында. Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр – төрле спорт тренажерлары тапшырылды. 

Алинә Баһаветдинова фотолары һәм яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев