26 февраль 2020 яңалыклары
-
Ут төрткәннәр?
21 февраль көнне көндезге сәгать 2 тулгач бердәм диспетчерлык хезмәтенә «Отделочник» бакчачылык ширкәтеннән шалтырату килә.
-
Ватанны саклаучыларны хөрмәтләп
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Комсомолец поселогының «Арт-центр Браво» мәдәният йортында «Ватанга хезмәт итәм!» дигән бәйрәм концерты узды.
-
Районның чын патриоты иде
Район оешкан 1976 елдан партия район комитетының пропаганда һәм агитация бүлеген җитәкләгән, аннары партия район комитетының өченче секретаре булып эшләгән абруйлы зат, районның легендар шәхесе Фәймә Гарифулла кызы Гыйниятуллина арабыздан китте. Район халкы аны 23 февраль көнне соңгы юлга озатты. Язмышлардан узмыш юк, диюләре хактыр, заманында районыбызның «баш идеологы» булган эшсөяр җан әнә шулай көтмәгәндә якты дөньядан китеп барды. Күпләрне, бик күпләрне хәсрәткә салып, сагыш калдырып китте ул.
-
Спартакиада берләштерә
Районыбызның авыл җирлекләре, предприятие һәм оешмалары арасында II спартакиада узды. Ул ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланды. Быел спартакиадага предприятие һәм оешмалардан чыккан командалар саны узган елгыдан шактый артык иде. Анда катнашучылар спортның 9 төрендә көч сынашты: чаңгыда узышу, бадминтон, суда йөзү, армрестлинг, өстәл теннисы, шахмат, волейбол, дартс, бау тартышу.
-
Отчет җыелышлары үтә
Бу атнада «Ярыш», «Биклән», «Гигант», Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкларда, «Кама» агрофирмасында, «Вилданов» крестьян-фермер хуҗалыгында отчет җыелышлары уздырыла.
-
Чәчүгә әзерлек
Язгы чәчүгә әзерлек кысаларында район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә ашлама әзерләү дәвам итә. Бүгенгә 1 гектар чәчүлек мәйданга 42,1 кг тәэсир итүче матдә туры килә. Бу 6586 тонна ашлама дигән сүз. Соңгы атнада гына 712 тонна ашлама сатып алынды.