Районның чын патриоты иде
Район оешкан 1976 елдан партия район комитетының пропаганда һәм агитация бүлеген җитәкләгән, аннары партия район комитетының өченче секретаре булып эшләгән абруйлы зат, районның легендар шәхесе Фәймә Гарифулла кызы Гыйниятуллина арабыздан китте. Район халкы аны 23 февраль көнне соңгы юлга озатты. Язмышлардан узмыш юк, диюләре хактыр, заманында районыбызның «баш идеологы» булган эшсөяр җан әнә шулай көтмәгәндә якты дөньядан китеп барды. Күпләрне, бик күпләрне хәсрәткә салып, сагыш калдырып китте ул.
Районыбызның шәһәрдән аерылып, кабат район статусы алган һәм аңа Тукай исеме бирелгән ул көннәр күңелдә якты бер истәлек булып саклана. 1976 елның апреле иде ул. Бөек шагыйрь тууның 90 еллыгы хөрмәтенә бирелде аңа бу исем. Районның саф татар телендә чыгып, русчага тәрҗемә ителә торган үз газетасы – «Якты юл»ның да «туган ел»ы ул. Без, редакция коллективы, тулы состав белән шәһәрдә нәшер ителеп килгән «Коммунизм байрагы» газетасыннан аерылып чыктык. Партиянең район комитеты җитәкчелеге дә яңадан тупланды. Алар арасында партия өлкә комитеты юлламасы белән килгән ябык кына, зифа буйлы, беренче күрүгә үк чәчрәп торган, кыю фикерле яп-яшь кыз Фәймә Гыйниятуллина да бар иде.
Миңа газетада мәдәни-социаль, сәламәтлек саклау һәм халыкка сәүдә-көнкүреш хезмәте күрсәтү темасын алып бару йөкләнде. Партия район комитетының пропаганда һәм агитация бүлеген Фәймә Гарифулловна җитәкли иде. Ул, җиңнәрен сызганып, яшьлек дәрте белән алынды бу вазифага – авыллардан кайтып кермәде, гел халык арасында булды, шуңа да юлларыбыз гел кисешеп торды. Дөресен әйткәндә, бер дә тынгылык бирми иде ул. Кимчелек күрсә, барыгыз, сәбәпләрен өйрәнегез, башкаларга гыйбрәт өчен газета битләрендә яктыртыгыз дияр иде. Ул миннән байтак яшь булса да, мин аның фикер тирәнлегенә, күңел байлыгына, кыюлыгына, оста таләпчәнлегенә шакката идем. Нинди генә аудиториядә чыгыш ясамасын – колхоз җыелышымы ул, район комитеты пленумы яки кыр станнарында игенчеләр белән сөйләшәме, комсомол-яшьләр бригадалары коллективлары белән очрашамы, аның чыгышлары вәгазь кебек була, башкара торган эшләребезнең мөһимлегенә, гамәлләребезнең хаклыгына инандыра белә иде ул. Авылларга Фәймә Гарифулловна белән еш чыгарга туры килә иде. Мин аның кешеләр белән ихлас аралашуына, авыл кешеләренең мәнфәгатьләренә игътибарлы, өлкәннәргә хөрмәтле, аларны олылый белүенә соклана идем.
Фәймә Гарифулловнаның тагын бер матур гадәте күңелгә хуш килә иде – кайда гына бармасын, нинди дә булса кызыклы, тәрбияви әһәмиятле яңалык алып кайтыр иде. Ул чагында инде беребезгә дә тынгылык юк, җиңнәрне сызганып, эшкә алынасы гына кала. Авыл кешесенең күңелен күрү, хөрмәт күрсәтү өчен нинди генә чаралар үткәрелми иде: урам бәйрәмнәре, чәчәкләр көне, сабыйга тантаналы шартларда исем кушу, яшьләре җиткән авыл эшчәннәрен, клуб тутырып халык җыеп, читтә яшәүче балаларын чакырып, олылап лаеклы ялга озату, кече авыл көннәре, көлтә бәйрәме, беренче йөк ашлыкны элеваторга озатуны олылап үткәрү – икмәккә, аны җитештерүчеләргә хөрмәт күрсәтү һәм башкалар. Башкаладан олы әдипләрне чакырып, авыл халкы белән очрашулар, сөйләшүләр үткәрү күңелләргә нинди якты балкыш бирер иде.
Фәймә Гыйниятуллина бүлек мөдире булып озак эшләмәде, аны райком секретаре вазифасына күтәрделәр. Без аны үзара зурлап «баш идеолог» дип йөртә идек. Аның акыллы тынгысызлыгы аркасында барлык хуҗалыкларның терлекчелек фермаларында «Терлекче йорты» булдырылып, терлекчеләр өчен коймак пешерелеп, чәй әзерләнә иде. «Терлекче экраны»нда һәр сыер савучының атналык эш күрсәткечләре чагылдырылып барыла. Бу эш мәдәният хезмәткәрләренә йөкләнгән иде. Хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү өчен үзенчәлекле ярыш мохитен тудыру чарасы иде бу. Хәтердә әле, сиксәненче елларда районда потлы савым алучылар бермә-бер артты. Районда терлекчеләр өчен, тәҗрибә уртаклашу мәктәбе буларак, «дүртмеңчеләр», «бишмеңчеләр» клублары булдыру да Фәймә Гарифулловнаның идеясе иде һәм ул уңай нәтиҗәләр бирде. Җәй көне урман аланында терлекчеләр слеты матур итеп мул ризыклы табын янында уза, бик күңелле концерт әзерләнә. Газетабызның бер саны тулысынча район терлекчеләренә багышлап чыгарыла иде. Товар кытлыгы заманы бит әле ул. Безнең «баш идеолог» монда да терлекчеләр өчен кирәкле товарлар китертеп, сәүдә оештыра иде. Элеккеге терлекчеләр әле бүген дә ул көннәрне сагынып, рәхмәт хисләре белән искә алалар.
Урак өстендә агитбригадалар кыр станнарыннан кайтып керми: кыр эшләренең барышы турында бюллетеньнәр чыгаралар, концерт әзерләнә.
Еллар үзенекен итә, күп нәрсә онытылган инде, ә менә Фәймә Гарифулловнаның өстәл артына килеп утыру белән, өстендә нинди кием булуга карамастан, терсәгенә кадәр җиңен сызганып кую гадәте истә. Аннары, эш кушканда башкарасы эшнең планын әйтеп бирә иде ул, нәрсәгә күбрәк игътибар бирергә, нинди таләпләр куярга. Бер вакыйга онытылмый. Чаллыда киң профильле механизаторлар әзерли торган училище, авыл мәктәпләрендә аның алты филиалы бар иде. Бер көнне Фәймә Гарифулловна редакциягә килеп керде дә:
– Барлык мәктәпләрнең чыгарылыш сыйныф укучылары белән районның алдынгы механизаторлары очрашуын үткәрәбез, газетаның киләсе санын шушы темага багышлап чыгара алсагыз шәп булыр иде, – ди. Редакторыбыз темаларны бүлеп бирде дә, тиз генә авылларга таралыштык. Ул сан бик тиз эшләнде һәм уңышлы гына чыкты.
Бу очрашуның бер мизгеле күңелдә матур бер истәлек булып саклана. Очрашуны алып баручы залга мөрәҗәгать итеп:
– Хөрмәтле игенчеләр, кайсыларыгыз 8нче СПТУны тәмамлады. Торып басыгыз әле, – диде. Очрашуга чакырылган мехнизаторларның барысы да диярлек аягүрә басты.
– Кайсыларыгыз тырыш хезмәте өчен орден-медальләр белән бүләкләнде? – дип кабат мөрәҗәгать итте алып баручы. Бу юлы да барлык механизаторлар торып басты. Һәм шунда, беркем әйтмәгән килеш, барлык укучылар, аягүрә басып, механизаторларны зурлап, гөрләтеп кул чаптылар. Менә шундый тәрбия мизгелләрен уйлап таба белә иде Фәймә Гарифулловна.
Тирән белемле, эзләнүчән иде, тынгылык белмәде, безне дә әйдәп барды, урында таптанырга ирек бирмәде. Ул бит гаилә дә кормады – бөтен күңелен, чынбарлыгын халкына хезмәт итүгә багышлады. Кем әйтмешли, китап сүзләре түгел болар, ул чыннан да шундый иде. Пионер сафларында үскән, комсомолда җитәкче эшләрдә тәрбия алган Балык Бистәсе районы кызы Фәймә Гыйниятуллина. Ышанасы килми, әмма ул юк инде.
Һәр үлем көтелмәгән һәм үкенечле була. Кыш буе болытлар арасында яшеренгән кояш бүген якты нурын сипте. Табигать-Әнкә мәрхүмәсен үз кочагына алды. Хуш, бәхил бул, Фәймәбез, күңелең кебек гүрең дә нурлы-якты булсын. Җирдә матур эз, сагыш калдырып киттең.
Заһидә НӘБИУЛЛИНА,
ветеран журналист, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.
Роза Әбделмәнова,
Борды авыл җирлеге башлыгы:
– Фәймә Гыйниятуллина Балык бистәсе районы Котлы Бөкәш авылында дөньяга килгән. Алабуга педагогия институтының чит телләр факультетын, Саратов Югары партия мәктәбен тәмамлаган. Укытучы, Балык бистәсе районы комсомол секретаре, пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире, халык депутатларының Тукай район Советы председателе урынбасары һәм район администрациясе башлыгы урынбасары... Фәймә Гарифулла кызы Гыйниятуллина Татарстан Республикасының Почет грамотасы белән бүләкләнгән. Ул РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре иде. Хәзер аның хакында иде дип әйтергә генә калды.
Мин район мәдәният бүлегендә эшләгәндә Фәймә Гарифулловна пропаганда һәм агитация бүлеген җитәкләде. Тукай районы аның өчен туган йорты булды. Фәймә Гарифулловна райкомның өченче секретаре булып эшләгәндә дә кулга-кул тотынып хезмәт куйдык. Фәймә Гарифулловна үзенә дә, башкаларга да бик таләпчән булды. Ул – күпләрнең остазы. Тынгысыз холкы аны һәрвакыт алга барырга, туктаусыз эзләнергә этәрде. Тырыш хезмәте белән район халкының көнкүрешен, яшәешен һәм эш шартларын җиңеләйтүгә зур өлеш кертте. Хезмәт кешесенә бик игътибарлы, ихтирамлы булды. Райондагы алдынгы сыер савучыларның, механизаторларның, игенчеләрнең һәрберсен таный, исем-фамилияләрен белә иде. Иртән эшкә килеп кенә утырабыз, телефон шылтырый. Белеп торабыз, трубканың аргы башында – Фәймә Гарифулловна. Ул: «Кызлар, «Коммунизм» колхозында һәр сыердан сөт савып алу 100 граммга арткан. Агитбригада белән чыгарсыз», – ди. Тормыш-көнкүреш әйберләренә кытлык кичергән еллар. Шунысын да күздә тотып, агитбригада белән чыкканда һәрвакыт автолавка алып баруны оештырды. Автолавкада бик кирәкле көнкүреш әйберләре була торган иде. Халыкның сәламәтлеген кайгыртып, район дәваханәсеннән шәфкать туташын алып чыгуны оештырды. Авыл кешесе китап, гәзит-журнал укысын дип китапханәче йөртүне дә тәэмин итте. Ел тәүлеге фермада һәм яз, җәй, көз айларында басу-кырларда механизаторлар, җәйге лагерьларда сыер савучылар алдында чыгыш ясый идек. Фәймә Гарифулловна кешенең рухи байлыгын да, матди ягын да кайгырта белә торган җитәкче булды. Үзе дә ихластан, җиң сызганып эшләде, башкаларны да үз артыннан ияртә белде. Тагын бер асыл сыйфаты матур хатирә булып күңел түремдә саклана. Ул – кул астында эшләүчеләрне яклый белә иде. Кул астында эшләүче хезмәткәрләрен яклый да, саклый да белде. Кешелекле, эшлекле булганга халык алдында авторитеты зур булды. Ул матур хатирәләр калдырып безнең арабыздан мәңгелеккә китте. Урыны Җәннәттә булсын!»
Риф Имамов,
«Гигант» ҖЧҖ директоры:
– Фәимә Гарифулловна озак еллар партиягә хезмәт итте. Шәхсән мин үзем аны 1985 еллардан беләм. Ул чакта мин «Весенний»да цех башлыгы булып эшлим. Партия сәясәтен халыкка җиткерү өчен эшче һәм хезмәткәрләр белән политукулар, башка төрле тәрбияви чаралар оештырыла торган чорлар. Фәимә Гарифулловна шуларның үтәлешен тикшерергә килә торган иде. Килгәч ачык йөз белән, күңелле итеп сөйләшә. Киңәшләрен бирә, кирәк чакта төзәтмәләрен кертә иде.
Үзем партия мәктәбендә укысам да, партия хезмәтендә булмадым, турыдан-туры бергә эшләмәдек. Әмма ни сәбәп белән, кайчан күрешсәк тә, аңлашу таптык. Ул рухи яктан ярдәмче, киңәшче булды.
Партия беткәннән соң, Фәимә Гарифулловна хезмәт юлын башкарма комитетта дәвам итте. Ул елларда да элемтәдә эшләдек. Кешеләр белән мөгамәләсе бик әйбәт иде, аның адресына кемнең дә булса дәгъва белдергәнен хәтерләмим.
Рәсим Шәйхаттаров,
«Ярыш» авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе:
– Фәимә Гарифулловна район тормышы белән яшәде, яшәвенең мәгънәсен дә шунда тапты дияргә буладыр. Мин белгәндә ул инде җаваплы урында – район партия комитеты рәисенең идеология эше буенча урынбасары булып эшли иде. Мәгариф өчен җаваплы куратор булды. Ягъни тәрбия, белем бирү юнәлешләрендә эшләүгә җаны-тәне белән бирелгән кеше. Ул гына түгел, колхоз-совхозларда план-заданиеләр үтәлсен өчен янып-көеп йөрүчеләрнең берсе иде. Үтә җаваплы, пунктуаль, үз-үзенә һәм кешеләргә карата таләпчән булды. Шул сыйфатлары аркасында, бәлки, бөтен кешегә дә ярап бетә алмагандыр, ләкин аның өчен һәрвакытта да эш беренче планда булды. Фәимә Гарифулловна тукайлылар хәтерендә эшлекле һәм кешелекле үрнәк шәхес булып сакланыр.
Тукай районын үстерүгә үзеннән күп көч керткән шәхес, эшен дә, кешеләрне дә ярата белә торган кеше – безнең барыбызның да хәтерендә ул шундый булып калыр. Урыны оҗмахта булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев