Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ике әнисен дә берьюлы югалткан

«Хөрмәтле газета хезмәткәрләре! Мин 1976 елны Биклән авылында туганмын. Бер яшьлек чагымда мине дәваханәдә калдырып киткәннәр. Туганнарымны эзлим. Ярдәм итегез, зинһар! Алдан ук әйтеп куям – татарча аңламыйм, рус телендә языгыз. Илдар.». Бу хат газетаның «Одноклассники» төркеменә килде. «Светлый путь» басмасының 15 ноябрь санында без аны басып та чыгардык. Бер-ике көннән Илдарның туганнары безнең белән элемтәгә чыкты.

– Соңгы тапкыр күргәндә Илдар бөдрә чәчле, зәңгәр күзле шук малай иде. Илдарның әнисе – минем бертуган апам. Аның беренче баласын больницада калдырып киткәнен белгәч, без әни белән Илдарны эзләдек,– дип искә ала Раушания ханым. – Үзебезгә тәрбиягә алып кайтырга теләдек. «Аны башка гаиләгә уллыкка алдылар. Кемнәр алган, кая киткән – бу турыда сезгә әйтергә хакыбыз юк», – дип кырт кистеләр ул чакта. Үз көчебез белән таба алмадык. Түбән Кама якларында икән дигән сүз дә ишетелгән иде, анда да бардык, ләкин файдасы булмады. 
Авыл җирендә кемнең ничек яшәгәнен, нәрсә эшләгәнен белеп торалар. 40 елдан артык вакыт үтсә дә, бу гаилә белән бәйле вакыйгаларны бикләнлеләр яхшы хәтерли.
– Бик чибәр хатын-кыз иде ул, – дип искә алалар Илдарның әнисен. – Шул матурлыгы аркасында ялгыш юлга баскандыр да. Без бит чеп-чи татар авылы, тәртип бозып йөрүчеләр юк иде. КАМАЗ төзелешенә чит төбәкләрдән төрле кеше агылды. Күбесе намуслы, чиста күңелле, ләкин араларында азып-тузып йөрүчеләр дә булды. Кайбер авыл кызлары да шуларга ияреп әрәм булды. Илдарның әнисе бик ачык йөзле, тиз ышана торган, аралашучан булды. Шәһәрдә безне күреп алса, авылдашларны үзенчә якын итеп, яныбызга килеп сөйләшергә омтылды. Ләкин без аңардан ничектер читенсендек, хәтта ул килеп сүз башлаганда да, тизрәк китү ягын карадык. Бәлки вакытында аның белән ачыктан-ачык сөйләшеп, моң-зарларын тыңлап, ярдәм кулы сузган булсак, баласын калдырып китмәгән дә булыр иде. Әйе, туганнары ул баланы эзләде. Әбисе дә гел үкенеп искә алды: «Ник алып калмадым микән аны? Гел күз алдымда тора. Кайларда йөри микән ул бала хәзер?» дип өзгәләнде, дип сөйлиләр бикләнлеләр. 
Илдарны уллыкка алган гаилә исә Түбән Кама якларыннан Липецк шәһәренә күчеп киткән. «Яңа гаиләдәге әби-бабаларым да, әти-әнием дә мине үз итте. Әти бераз кырыс булды, әни бик йомшак, мәрхәмәтле кеше иде», – ди Илдар. Үстергән әнисе малайны үз баласыдай тәрбияләгән. 2018 елны, бу дөнья белән мәңгелеккә хушлашыр вакыты килеп җиткәнлеген аңлагач, ул гаилә серен чишкән. «Улым, сине тудырган әни мин түгел, тамырларыңны Чаллы якларыннан, Биклән авылыннан эзлә», – дип әйтеп калдырган
Тәкъдирме, әмма Илдарның ике әнисе дә – тапканы да, бакканы да бер үк елны бакыйлыкка күчкән. Газиз оныгын рәхәтләнеп сөеп кала алмаган, гомере буе шуңа үкенеп яшәгән әбисе дә күптәннән мәрхүм. Ләкин башка туганнары бар – әнисенең сеңлесе, үзенең сеңелләре, энесе, икетуганнары.
– Бик шатландык Илдар табылгач. Аның бүгенге фотосурәтен күргәч, бер шик тә калмады – безнең нәсел. Төз гәүдәле, йөзе нәкъ икетуган абый – койган да куйган. Көн саен телефоннан сөйләшеп торабыз. Язга Илдар безнең якларга килеп китәргә ниятли. Алла боерса, күрешеп, рәхәтләнеп сөйләшербез әле – ди Раушания ханым. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев