Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Депутат дәрес бирде

Новотроицкое мәктәбендә «Традицияләрне саклап, киләчәкне төзибез» дигән ачык парламент дәресе узды. Ул ТАССРның 100 еллыгын һм Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтү кысаларында оештырылган иде. Ирекле аралашу форматындагы дәресне ТР Дәүләт Советы депутаты Николай Нефедов үткәрде.

– Минем балаларга «Тарих  –хәзерге заманның нигезе» дигән фикерне җиткерәсем килде, – дип аңлатты Николай Валерьевич дәрестән соң. – Без фильм-презентация әзерләдек. Аны караган балалар республикабыз тарихын күзаллап, ТАССР оешуның нинди катлаулы шартларда барганын, Бөек Ватан сугышында җиңүнең нинди корбаннар бәрабәренә яуланганлыгын аңлагандыр дип уйлыйм. Чөнки, баштарак бик кызыксынмасалар да, фильмда документаль кадрлар күрсәтелә башлауга, аларның йөзләре җитдиләнеп китте.
Депутат фикеренчә, яшьләргә сурәтләр көчлерәк тәэсир итә. Шуңа күрә фильмда да чын тарихи вакыйгалар хроникасы кадрлары файдаланылган: снарядлар шартлый, солдатлар атакага күтәрелә, һәлак була. Балалар элеккеге заманда авыл хуҗалыгы эшләренең ничек башкарылуын күреп тә тәэсирләнделәр.
– Яшьләр бит машина-тракторлар, комбайннар һәрвакыт булган дип белә. Ә сугыштан соңгы елларда күп эш кул көче белән башкарылган. Урып-җыю чорында авылда хатын-кызларның кулыннан урак төшмәгән, – ди     Николай Валерьевич. – Өстәвенә, компьютер уеннары белән мавыгучы бүгенге көн балалары үлемнең куркынычлыгын аңлап та бетермәскә мөмкин, чөнки уеннарның персонажлары үлемсез.
Ә үз илеңнең үткәнен белү бик мөһим, – дип ассызыклый депутат. – Кызганыч, илебез тарихын үзгәртеп язарга маташучылар, фашистлар Германиясен җиңүдә Советлар Союзының ролен киметеп күрсәтергә тырышучылар бар. Кайбер чит ил сәясәтчеләре тарихи фактларны үзгәртмәкче, күпмилләтле совет солдатларының батырлыгын шик астына куймакчы. Без андый оятсызлыкларга юл куймаска тиеш. Безнең бабаларыбыз Ватан өчен сугышкан. Уйлап карагыз: Татарстаннан сугышка киткән һәр ике кешенең берсе кире әйләнеп кайтмаган. 
Бүген һәр гаиләдә фронтовикларның истәлекләре кадерле ядкарь булып саклана. Минем карт бабам Смоленск сугышында катнашкан. Снаряд кыйпылчыгы аны бер аяксыз калдырган. Аның сугыш афәтләре турында сөйләгәннәре минем хәтеремдә, исемә төшергән саен әле дә тәннәрем чымырдап куя. Ләкин кыенлыклар аларның рухын сындыра алмаган. Сугыштан инвалид булып кайткан карт бабам колхоз рәисе булып эшләгән, данлы хезмәт юлы үткән. Чордашлары кебек үк, сугыштан соңгы җимерек илне торгызуга бөтен көчен биргән.
ТР Дәүләт Советы депутаты Николай Нефедов балаларны патриотлар итеп тәрбияләүгә, буыннар бәйләнешен ныгытуга әһәмият бирергә кирәк дип саный.
–  Рухи һәм мәдәни байлыгыбыз киләсе буыннарга мирас булып күчәргә тиеш. Бу педагогларның да, парламентарийларның да, ата-аналарның да бурычы, – дип үз фикере белән уртаклаша Николай Валерьевич. – Әгәр дә бүгенге дәрестән соң малайлар һәм кызлар өйләренә кайтып: «Әбием, бабаем, яшь вакытыгыз турында сөйләгез әле», дисәләр, максатыбызга ирешкән булырбыз. Ул елларның вакыйгаларын яшьләр тере шаһитлардан ишетеп калсын иде. Өлкәннәргә карата миһербанлы булсыннар. Яшьләрнең игътибары, ихтирамы – ветераннарыбыз өчен иң зур бүләк ул.  

Чулпан Шакирова, 8 сыйныф укучысы:
Парламент дәресе кызыклы булды, барысы да аңлашылды. Республикабызның оешуы, илебезнең үсеше турында күп яңалыклар белдем. Сугыш еллары турында мин әниемнән ишетеп беләм, ул да үз әнисеннән ишеткән. Иң яраткан предметым инглиз теле булса да, тарих белән кызыксынам. Өлкәннәр сөйләгәнне язып барам, саклыйм. 

Андрей Бергачев, 8 сыйныф укучысы:
Мин юрист булырга телим, шуңа күрә җәмгыять белеме – яраткан предметларымның берсе. Дәрестән мин күп мәгълүмат алдым, Татарстан тарихы турында мавыктыргыч итеп сөйләделәр. Үзем өчен яңалыклар да ачтым. Минем моңарчы өлкәннәрдән сугыш еллары турында сорашканым, гомумән, бу турыда уйланганым юк иде. Хәзер менә күбрәк беләсем килә. Чынлап та, алар дәреслекләрдә язылмаган вакыйгалар турында бик күп сөйли алалардыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев