Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Табиб буласым килә

«Ак халатлы фәрештәләр» республикакүләм һөнәр сайлау акциясе кысаларында район үзәк дәваханәсендә мәктәп укучылары өчен ачык ишекләр көне узды.

Очрашуга район мәктәпләреннән 9-11 сыйныф укучылары килде. Үзәк дәваханәнең конференц-залында барлыгы 50дән артык укучы һәм аларның ата-аналары җыелды. Очрашу башында үзәк дәваханәнең баш табибы Галим Сабирҗанов һәм Казан дәүләт медицина университетының чыгарылыш курсында белем алучы Гүзәл Дәүләтшина чыгыш ясадылар. Баш табиб дәваханә эшчәнлеге белән таныштырды, кадрлар мәсьәләсенә тукталды, медицина тармагындагы яңа юнәлешләр турында сөйләде. Гүзәл Дәүләтшина исә Иске Абдул авылы кызы, медицина университетын тәмамлау белән районга эшкә кайтырга ниятли. Ул Казан медицина университеты турында тулы мәгълүмат бирде, уку шартлары турында сөйләде.
Баш табибның дәвалау буенча урынбасары, ТРның атказанган табибы Наилә Гессер һәм баш табибның поликлиника эшләре буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Айгөл Фазылова стационар һәм поликлиника бүлекләре буенча экскурсия уздырдылар. Стоматология блогы һәм биредәге яңа, заман таләпләренә туры килгән медицина җиһазлары укучыларда аеруча зур кызыксыну уятты.
Флюорография, маммография нинди максат белән үткәрелә? Нәрсә ул ЭКГ? Яңа медицина җиһазлары ярдәмендә нинди тикшеренүләр узып була? Бу һәм башка мәсьәләләр турында үзәк дәваханә хезмәткәрләре укучылар белән фикер алышты. Булачак абитуриентлар анкета тутырды, үзләренең сорауларын бирде.
«Ачык ишекләр көне укучыларга һөнәр сайлауда ярдәм итәр дип ышанабыз. Әлбәттә, районга яшь белгечләр кирәк һәм бүгенге чарага килгән яшьләр киләчәктә безнең хезмәттәшләребез булыр дип өметләнәбез», – дип билгеләп үттеләр дәваханә хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев