Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Булганыгыз өчен рәхмәт

«Безнең авыл халкы эшкә дә нык, матур итеп ял да итә белә. Бәйрәмнәрне көтеп алалар. Клуб булмаса, урамга чыгып биеп-җырлап күңел ачарлар иде», – дип әйтәләр Иске Абдул авыл җирлеге җитәкчеләре. 8 Март бәйрәме уңаеннан биредә хуҗалыкта озак еллар эшләп лаеклы ялга чыккан хатын-кызларны хөрмәтләделәр. 80 яшьләрен тутырганнарга аерым игътибар булды.

«Бу традиция хуҗалыкны Илдар Гыймадиев җитәкләгән чорда башланды. Мин дәвам итүче генә. Колхозда хезмәт куйган абый-апаларыбызны күпме генә хөрмәтләсәк тә аз булыр сыман. Хуҗалыкның үсешендә һәркемнең өлеше бар. Элеккеге буын намус белән эшләгәнгә, без хәзер шушындый муллыкта яшибез», – ди Сәйдәшев исемендәге хуҗалык җитәкчесе Марат Сафин.
Мерәс, Торнаташ, Артамоновка авылларында яшәүче хатын-кызларны Мерәс авылы клубында котладылар. Иске Абдул мәдәният йортына исә Иректаң, Иске Абдул, Левашово авылларыннан 60тан артык кунак җыелды. 80 яшьлек юбилярлар 11 кеше – Фәния Габидуллина, Әлфия Вәлиева, Гатифә Гәрәева, Флүрә Зәйнуллина, Фәтхия Сафина, Фәния Гыймазова, Мэлс Шәяхмәтов, Галиябану Сәгыйдуллина, Нурия Ризатдинова, Вәсимә Якупова, Зөфәр Шәйдуллин. Аларга авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Клара Хөсәенова һәм ветеран-укытучы Зөфәр Дәүләтшин үзенчәлекле котлау әзерләргәннәр. Клара Тимер кызы юбилярларның тормыш һәм хезмәт юллары турында мәгълүмат туплаган, ә Зөфәр Шәймөхәммәт улы һәрберсенә багышлап шигырь язган. Моннан тыш, Сәйдәшев исемендәге хуҗалык тарафыннан 80 яшьлекләргә 5әр центнер фураж бирелде. «Өлкәннәребезгә үзенә күрә бер стимул булыр – гөрләтеп яшәргә, мал асрарга», – дип аңлатты бу гамәлен Марат Тәлгать улы. 
«Марат үзебезнең җирлектә туып-үскән егет. Ул барыбызны белә, рәхмәт яусын, бер бәйрәмнән калдырмый. Авыл җирлеге башлыгы Резедә Сафина исә Иске Абдулга килен булып кына төшкән иде, хәзер ул да безнең авыл кешесенә әйләнеп бетте», – дип сөйли Иректаң авылында яшәүче Гатифә Гәрәева.
«Иске Абдул авыл җирлегендә өлкәннәр кадер-хөрмәттә яши. Кайда барсак та без бу турыда горурланып сөйлибез. Әйтергә кирәк, мондый ихтирам һәм хөрмәт, бүләкләр барлык җирлекләрдә дә юк бит ул. Өлкән кешегә бит игътибар һәм бер җылы сүз җитә. Сугыш ятимнәренә, алар бездә 35 кеше, һәр елны бүләкләр тапшырыла. 80 яшьлекләрне аерым котлау да безнең авылда гына бардыр. Төрле вакытта терлекчелек тармагында эшләгәннәр һәм хәзер эшләүчеләр – барлыгы 160 кеше – барлык бәйрәмнәргә чакырыла, мул табын артында аларга бүләкләр бирелә», – ди Клара Хөсәенова.
«Булганыгыз өчен рәхмәт!» Өлкәннәргә багышлап әйтелгән бу сүзләр кичәдә берничә кат яңгырады. Бәйрәм концертын Иске Абдул мәдәният йорты директоры Гүзәл Вәлиева алып барды. Өлкәннәр «Асылъяр» фольклор ансамбленең, Клара Хөсәенованың, Кафия Курочкинаның чыгышларын бик яратып тыңладылар. Кунаклар үзләре дә әзерләнеп килгәннәр. Гатифә Гәрәева үзе язган шигырьләрен укыды, юбилярларның һәркайсы оештыручыларга изге теләкләр теләп, рәхмәт сүзләрен әйтте. Өлкәннәрнең күңелендә озакка калырлык бик җылы кичә булды ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев