Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

«Ярыш» хуҗалыгының «алтын фонды»нан 

«Аңа һәйкәл куярлык», – дип әйтәләр Гөлүсә Бәйрәмова турында авылдашлары. 17 яшеннән ул фермада сыер савучы булып эшли. Яңа Байлар авылында туып-үскән, бүгенге көндә Күзкәйдә яши. Район хакимияте, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Мактау грамоталары иясе, 30 елдан артык бер урында – «Ярыш» хуҗалыгында хезмәт куя.

Гөлүсә Бәйрәмованың сөйләшүеннән, үз-үзен тотышыннан ук тормыштан, эшеннән канәгать булуы күренә. Кызларча сылу гәүдәле, мөлаем, көләч йөзле, тыйнак, ипле холыклы, аз сүзле, ә карашында – шаян очкыннар, яшәү яме.
– Мин гаиләдә бердәнбер бала булдым. Әти-әниемне калдырып, чит җиргә чыгып китәсем килмәде, шуңа күрә мәктәпне тәмамлагач, авылда калырга булдым, фермага эшкә чыктым. Эшемне яратып башкарам, сыерларның да һәркайсының үз холкы, үзенчәлекләре бар. Мин аларны жәллим, түземле булырга тырышам, йодрык белән янаганым булды инде булуын, ләкин үз гомеремдә кәтмән белән сукканым булмады малга. Эшләү дәверендә нибары ике тапкыр берәр айга туктап тордым. Әнкәйгә операция ясаганнар иде, аны карарга кирәк булды, – дип сөйли Гөлүсә ханым.
Декабрь аенда аңа яңа бозаулаган 43 танадан торган төркем биргәннәр, хәзер шуларны өйрәтә.
 – Ирем Вазыйх: «Курыкма, мин сиңа ярдәм итәрмен», дип ышандырмаса, бәлки берьюлы шулкадәр тана өйрәтергә йөрәгем җитмәс иде. 50-60, хәтта 90 сыер сауган чаклар да булды булуын. Таналарны өйрәтер өчен бик сабыр булырга кирәк, аларны саву да озаграк, тик тормыйлар бит. Ирем белән иртәнге сәгать икедә торып, өченче яртыга фермага килеп җитәбез. Сөт ташучы машина үзебезнең хуҗалыкныкы булса да, аны көттереп тору уңайсыз, башкалардан калышмаска тырышабыз, – дип аңлата ул. 
– Әле мин бу таналарга исем дә кушарга өлгермәдем, тышкы кыяфәтләренә карап, кайсын Карабай, кайсына Акчәчәк дип кенә эндәшәм. Бераздан матур исемнәр бирермен – Карлыгач, Бөрлегән, Миләш, – дип, йомшак кына елмаеп дәвам итә Гөлүсә ханым.
Каенанасы Мөнҗия Бәйрәмова да танылган сыер савучы булган, гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган, хәзер лаеклы ялда. Килен белән каенана бер йортта, бер-берсенә терәк булып, аңлашып, дус-тату яшиләр, дип сөйлиләр авылдашлары. Әнисе бакыйлыкка күчкәч, Гөлүсә апа Яңа Байлар авылында ялгыз калган әтисе Габдулла абыйның хәлен белеп, ярдәм итеп тора. 85 яшьлек Габдулла абый да эшсез утырмый, әле һаман сарыклар асрый. Бәйрәмовлар да үз хуҗалыкларында мал тота, сыерлары да бар.
Гөлүсә ханымның оста җырчы икәне дә ачыкланды. Җырлар аның күңел юанычы да, яшәү дәрте бирүче көч тә. Кечкенә чактан ук Әлфия Афзалова, Фәридә Кудашева башкаруындагы җырларны тыңлап үскән, әнисе дә җыр-моңга гашыйк кеше булган. Бәйрәм чараларында сәхнәгә дә чыгып җырлый. Кайчак эштә дә, сыер сауганда әкрен генә җыр көйлим, ди ул.
– Хәзер яшьләр фермага эшкә бик килмиләр. Югыйсә, хезмәт хакыбыз да зарланырлык түгел, эше дә җиңеләйде. Җитәкчеләр минем хезмәтемне күрә белделәр, хөрмәтлиләр, бер бәйрәмнән, Сабан туеннан калдырмыйлар, бүләклиләр. Мин аларга рәхмәтле, – дип әйтә Гөлүсә ханым.
«Ярыш» җитәкчесе Рәсим Шәйхаттаров сүзләренчә, хуҗалыкта барлыгы сигез сыер савучы эшли, шуларның алтысы – Күзкәй авыл җирлегеннән, икесе – читтән килгәннәр. Әлбәттә, башка төбәкләрдән яисә чит илләрдән (күпчелек очракта Урта Азия илләреннән) күчеп килгән кешеләрне эшкә урнаштыру катлаулырак, чыгымнар да күбрәк. Мигрантларда патент, медицина белешмәләре, имтиханнар тапшыру турындагы документлар булу мәҗбүри, болар барысы да түләүле. Яшерен түгел – бүгенге көндә авыл хуҗалыгында кадрлар җитмәве сизелә. Бу мәсьәләне хәл итү өчен хуҗалык җитәкчеләре дә читтән килгән кешеләрне эшкә урнаштыру белән чикләнмичә, шушы җирлектә туып-үскән авыл яшьләрен җәлеп итү, аларны кызыксындыру юлларын табарга тырышалар. Гөлүсә Бәйрәмова кебек шәһәр тормышына кызыкмыйча, туган җирендә эшеннән тәм табып яшәүчеләр күп түгел. Андыйлар районыбызның «алтын фонды».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев