Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Күңелгә җыелганнарны әйттек»

Бүген районда 41 меңгә якын кеше исәпләнә, шуларның 11 меңнән артыгы пенсия яшендәгеләр, 3 меңгә якыны инвалидлар. Халыкның саллы өлешен тәшкил итүче пенсионерларыбыз район тормышында, мәдәни һәм спорт чараларында актив катнаша. «Бергәләп, бердәм булып эш алып барсак кына без яхшы нәтиҗәләргә ирешә алабыз», – дип ассызыклады район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров ветераннар һәм инвалидлар оешмасының киңәйтелгән утырышында.

Утырышта район хакимияте вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары, җирлекләрдәге ветераннар советлары һәм инвалидлар оешмалары рәисләре катнашты. Район ветераннар һәм инвалидлар оешмасы рәисе Галимҗан Зарипов 2018 елны башкарылган эшләр һәм 2019 елга куелган бурычлар белән таныштырды. «Әйтәсе сүзләребез шактый җыелды», – дип ветераннар үзләрен борчыган сорауларны да бирделәр. 
Медицина хезмәтенә бәйле мәсьәләләргә аерым тукталдылар. «Гомергә булмаган хәл – 90 яшьлек әбиләрнең мәетләрен яралар. Мәетне җирләү өчен барысы әзер, ә үлү турында белешмә алып булмый, үзәк дәваханәдә чират торырга кирәк», – дип зарланды Биклән җирлегенең ветераннар советы рәисе Асия Фазуллина. Аңлатманы үзәк дәваханәнең баш табибы урынбасары Резедә Мөхәммәтшина бирде.
– Мәетне яру яисә ярмау турындагы карар үлгән кешенең яшенә карап билгеләнми. Безнең бурыч – үлү сәбәбен ачыклау. Мәсәлән, өлкән яшьтәге кеше озак еллар дәвамында медицина хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итми, аның медицина картасында чирләре язылмаган яисә ул карта бөтенләй югалган. Андый кешенең гомере өзелсә, табиблар үлем сәбәбен ачыклау өчен мәетне ярырга мәҗбүр. Бу мәсьәләне хәл итү авыл фельдшерлары эшчәнлеге белән дә бәйле. Күпчелек очракта алар өлкән яшьтәгеләрне, урын өстендә калганнарны даими күзәтәләр, участок табибы белән берлектә эшлиләр, авыру турында мәгълүмат медицина картасында теркәп барыла. Бу очракта мәетне ярмыйча да үлем сәбәбен ачыклап була. Үлү турында белешмәләр исә чиратсыз бирелә, – дип белдерде Резедә Инсафовна. 
Мулланур Сабировны Күзкәйдә дәваханәдәге лаборатория ябыла дигән хәбәр борчый. Район җитәкчеләре аңлатуынча, анализлар шул ук лабораториядә кабул ителә, аларны тикшерү генә Чаллыда үтәчәк. Кече Шилнәдә фельдшерлар җитми, үзәк дәваханәдә тар белгечләргә язылып булмый, дип зарларын җиткерде ветераннар. Зарланудан тыш, рәхмәт сүзләре дә яңгырады, алар үзәк дәваханәнең неврология бүлеге хезмәткәрләре һәм бүлек җитәкчесе Винир Хәкимовка, Сәмәкәй авылы фельдшерларына әйтелде.
Моннан тыш, пенсионерлар «Изгелек кыл» хәйрия марафонын оештыручыларга, РФ Пенсия фондының район бүлеге җитәкчесе Руслан Шәңгәрәевка, бәйрәмнәрне уздырганда ярдәм иткән иганәчеләргә рәхмәтләрен җиткерде. 
Утырышта шулай ук Социаль иминият фондының 15нче филиалы директоры Фәрит Нәҗмиев, «Шәфкатъ» үзәге белгече Луиза Дәүләтова, Пенсия фондының район бүлеге җитәкчесе Руслан Шәңгәрәев, район ветераннар советының ревизия комиссиясе рәисе Рәмзия Нәҗметдинова, район инвалидлар оешмасының контроль-ревизия комиссиясе рәисе Наҗия Корбанова, Мерәс авылының инвалидлар оешмасы рәисе Фәридә Әшрәфуллина чыгыш ясадылар.
Тулаем алганда, район ветераннар советы эшчәнлеге югары бәяләнде. Уңышлары да шактый. Узган елны район ветераннар оешмасы «Лукойл» җәмгыяте уздырган социаль һәм мәдәни проектлар бәйгесендә җиңү яулаган, республикакүләм «Ел лидеры-2018» конкурсында «Иҗтимагый оешма» номинациясендә диплом белән бүләкләнгән. Ветераннар һәм инвалидлар советы рәисе Галимҗан Зарипов Пенсионерлар Союзының региональ бүлегенннән Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.
Утырышта шулай ук Биклән ветераннар советы рәисе Асия Фазуллинага, Мусабай-Завод ветераннар советы рәисе Гөлсем Ибәтуллинага, Кече Шилнә ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы рәисе Тәнвирә Герасимовага һәм Калмаш инвалидлар оешмасы рәисе Рәзинә Мәгъсүмовага район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев