Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Республика конкурсында җиңделәр

«Куркынычсыз юллар» дип аталган республика иҗади эшләр конкурсына йомгак ясалды. Әлеге бәйге балаларны юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү hәм аны бозмау максатыннан үткәрелде.

Конкурс ике этапта узды. Җиңүчеләр «Кечкенә китап», «Юл хәрәкәте уеннары», «Белешмәлек» номинацияләре буенча билгеләнде. Кечкенә китапны «Юл йөрү кагыйдәләре», «Мин җәяүле», «Мин пассажир», «Светофор», «Велосипед», «Автомобиль» темаларына язарга кирәк иде. Өстәл уеннары – лото, домино, пазл, викторина, дидактик уен, лэпбук. Белешмәлекләрне исә велосипедчылар, җәяүлеләр, пассажирлар һәм йөртүчеләр өчен «Светофор безнең дус», «Һәлакәтсез юллар» темаларына туры китереп ясау таләп ителде. 
Бәйге нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр арасында тукайлылар да бар. Аларның икесе Мәләкәс мәктәбеннән – Мария Саттарова hәм Полина Еремеева. Мария «Белешмәлек» номинациясендә беренче урында, ә Полина «Җәяүлегә белешмә» номинациясендә өченчедә. 
Мәләкәс мәктәбендә юл хәрәкәте яшь инспекторлары отряды hәм «Светофор» түгәрәге эшли. Мәктәп директорының тәрбия буенча урынбасары Татьяна Солдатова сүзләренә караганда, отрядны икенче елын Венера Еремеева җитәкли. Кыска гына вакыт эчендә алар зур уңышларга ирешкәннәр. ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә мәктәптә «Куркынычсыз җәяүле», «Яктылык кайтаручы элементлар» кебек акцияләр үткәрелә. «Венера Ильинична балаларны кызыксындыра белә», – ди Татьяна Солдатова. Мәктәптә балаларга шөгыльләнер өчен менә дигән шартлар тудырылган: автокласс бар, юл тамгалары ясалган мәйданчык, кирәкле җиhазлар. «Полина белән Мария бик актив кызлар, барысына да өлгерәләр – бишле билгеләренә генә укыйлар, төрле чараларда катнашалар», – дип сөйли укучылары турында Венера Ильинична. 
Яңа поселогы мәктәбе укучысы Данияр Хәйдәров та лэпбук ясап «Өстәл уеннары» номинациясендә икенче урынны алды. Республика конкурсына аны әнисе Зөлфия Хәйдәрова әзерләгән. Ул Яңа поселогы мәктәбендә директор урынбасары булып эшли. «Лэпбук – ул бер папкага җыелган төрле уеннар җыентыгы», – дип аңлата Зөлфия Салаватовна. – Данияр бик тырышты, аның эшен жюри әгъзалары югары бәяләде, мин бик шат, – ди ул. Моннан тыш, Даниярның бүтән казанышлары да бар. Ул «Классика-2019» бөтенроссия конкурсының җиңүчесе. «Фәндә старт» халыкара конкурсында «Кәрәзле телефонның кеше организмына йогынтысы» дигән доклад белән чыгыш ясап җиңү яулады.

Фото Татьяна Солдатовадан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев