Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Зур сәхнәгә беренче адым

Районда «Балкыш» балалар ижат фестивале узды. Әлеге бәйге «Без бергә» дип аталган республикакүләм яшь талантлар фестивале кысаларында үтте. Мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Лилия Хөсниеваның билгеләп үтүенчә, «Балкыш» фестивале район өчен әһәмиятле вакыйга, ул барлык иҗади коллективларның максатчан эшләү нәтиҗәсе булып тора. Фестивальне педагоглар да, балалар да зур түземсезлек белән көтә. Чара сәләтле балаларны табу, үстерү, халык мирасына кызыксыну уяту максаты белән үткәрелә. 

Фестиваль-конкурс дүрт төркем арасында уздырыла – мәктәпкәчә яшьтәге балалар (5-7 яшь), кече төркем (8-12 яшь), урта төркем (13-15 яшь) һәм өлкән төркем (16-18 яшь). Сайлау турларында барлыгы 450гә якын бала катнашты, финалга 166 яшь талант чыкты.
Фестивальдә катнашучылар үзләренең сәләтләрен төрле жанрларда күрсәтте: халык җыры (соло), бию, халык вокаль ансамбле, хореография, инструменталь ансамбль, нәфис сүз, сәхнәләштерелгән күренеш һәм башкалар. Шаян биюләр, такмаклар, такмазалар вокаль һәм фольклор коллективлар чыгышлары белән алышынып торды.
Фестиваль нәтиҗәләре буенча беренче дәрәҗәдәге дипломнар белән төрле номинацияләрдә, «Капелька», «Зефирки», «Шатлык», «Задоринки», «Умырзая», «Яшьлек», «Питрау» коллективлары, Диана Самойлова, Изалия Вәлиуллина, Рузил Сөләйманов, Диләра Смакова, Айзилә Фәрхетдинова, Илнара Нәҗипова, Александра Волкова, Миләүшә Хәкимова һәм Айдар Хөсәенов составында дуэт, «Гөслекәй» ансамбле, «Шаян кызлар» хореографик төркеме билгеләнде. Быелгы бәйгедә «Иҗат канатларында» дигән яңа номинация кертелде. Әлеге номинация буенча Яңа поселогыннан өстәмә белем бирү педагогы Алина Гаязова бүләкләнде.
Биклән авылының «Шатлык» бию ансамбле фестивальдә берничә диплом яулады. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар беренче, урта төркем – икенче, кече төркем өченче урыннарны алдылар. Бикләндә яшәүче Заррина Гыймазиева сүзләренчә, 40 елга якын «Шатлык» ансамблен Рузалия Гәрәева җитәкләгөн. Аның кызы Альбина Гәрәева әлеге коллективны узган елның сентябрь аенда җитәкли башлаган. Шушы кыска вакыт эчендә ул 10га якын бию әзерләгән. «Балалар аның белән бик теләп шөгыльләнәләр, ата-аналар да, балалар да аңа бик рәхмәтле», – дип сөйләде Заррина Гыймазиева.
Беренче дәрәҗәдәге диплом белән «Халык вокалы» номинациясендә фестивальнең тагын бер йолдызы Айсылу Тошева билгеләнде. Ул Круглое Поле мәктәбенең икенче сыйныфында укый, сәнгать мәктәбенә дә йөри. Педагогы – Мәүлидә Игътисамова. «Айсылу яхшы укырга да, вокал, хореография белән дә шөгыльләнергә өлгерә, бик сәләтле, тырыш, тәүфикълы кыз. Ата-аналары да кызларына зур игътибар бирәләр, аның мәктәп һәм мәктәптән тыш тормышы белән кызыксыналар, барлык башлангычларында ярдәм итеп торалар. Минем фикеремчә, Айсылуның киләчәге өметле. Быел ул «Созвездие-Йолдызлык» республикакүләм конкурсының финалына узды, озакламый Казанда гала-концертта катнашачак», – дип сөйләде Круглое Поле мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Любовь Гыйльманова.
Сәмәкәй авылыннан Рузил Сөләйманов үзенең үзенчәлекле чыгышы белән тамашачылар күңелен яулады. Ул «Бардым борчакка» такмазасын бик оста итеп башкарып, «Нәфис сүз» номинациясендә беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Сәмәкәй мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Венера Ситдыйкова сүзләренчә, Рузил иҗади гаиләдә тәрбияләнә. Сөләймановлар гаилә ансамбле буларак та чыгыш ясыйлар. Венера Надиловна исә сәләтле малайга мәктәпкә кергәнче – мәктәп яны лагерена йөргән чагында ук игътибар итә. «Хәзер Рузил дүртенче сыйныфта укый. 6-7 яшендә инде ул сәхнәгә чыга башлады. Язучыларның юбилейларына багышланган шигырь укучылар конкурсларында, спектакльләрдә, башка мәктәп чараларында катнаша. Тиз ятлый, образга җиңел керә. Әлбәттә, киләчәктә ул хореография, сәхнәдә үз-
үзен тоту һәм артистларга кирәкле башка шундый күнекмәләрне тар белгечләр белән өйрәнә алса, үзенең сәләтен тагын да үстерсә, без бик шат булыр идек. «Балкыш» фестивалендә катнашу гади авыл баласына зур этәргеч бирә. Ул үз көченә, сәләтенә ышана башлый. Яшь талантларны вакытында күреп, аларга бәя биреп, үстерергә кирәк, – дип билгеләп үтте Венера Ситдыйкова.
«Балкыш»ның 22нче фестивале үзенең эшен төгәлләде. Алда – 23нче фестиваль. Бу – яңа иҗади планнар, яңа йолдызлар һәм талантлар ачу дигән сүз.

Фотолар мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев