Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Cүз белән генә түгел, эш белән 

Әфганчы-ветераннар яшьләр өчен спорт ярышлары уздырды 15 февральдә Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тула. Аның кысаларында районда төрле чаралар планлаштырыла, шуларның беренчесе Бикләндә булды. Тукай районы хәрби хәрәкәт ветераннары иҗтимагый оешмасы яшьләр арасында спорт ярышлары уздырды. Бу уңайдан спорт уеннары районда беренче тапкыр оештырылды. Көндез мәктәп укучылары өчен хоккей турниры узды, кич район ветераннары җыелма командасы Биклән авылы яшьләре белән волейбол уйнады.

Район яшьләре өчен махсус спорт ярышлары оештыру идеясе белән хәрби хәрәкәт ветераны Фәрит Галәветдинов чыккан.
– Чараның максаты – яшь буында патриотик рух тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвешенә, спортка омтылышны үстерү. Район хәрби хәрәкәт ветераннары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Айбулат Якупов, Биклән авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәхбиев, Биклән мәктәбе директоры Айрат Ибраһимов, шул ук мәктәпнең физкультура укытучысы Ринат Исмәгыйлев, әфганчы-ветераннар башлангычны хуплады. Мин аларга һәм чарага килгән барлык кунакларга ихлас рәхмәтле, – ди Фәрит Алмазович. 
Спорт уеннарын Биклән урта мәктәбе базасында уздыру да очраклы түгел. Бу мәктәпне тамәмлаган 18 егет, шул исәптән Фәрит Галәветдинов үзе дә, Әфганстанда хезмәт иткәннәр. Биклән мәктәбендә спорт белән шөгыльләнүгә да зур игътибар бирелә, көчле тренерлар эшли. Укучыларының төрле ярышларда катнашып ирешкән уңышлары бихисап, күпсанлы кубоклар шуны раслый. 
– Әфганчы-ветераннар хоккей турнирын үткәрү тәкъдиме белән чыккач, без бик теләп риза булдык. Районда спорт ярышлары еш уза, ләкин аларда 11 сыйныф укучылары катнашмый, чөнки БДИга әзерләнәргә кирәк, алар бөтен буш вакытларын шуңа юнәлтәләр. Бу турнирның положениесен төзегәндә без чыгарылыш сыйныф укучыларын, ягъни 2001 елны туган спортчыларны, ярышларда катнаштырырга булдык. Физик яктан чыныгу, саф һавада хәрәкәтләнү аларга да файдага булыр, – дип аңлатты Биклән урта мәктәбе директоры Айрат Ибраһимов.
Ярышка килгән кунаклар арасында әфганчы-ветераннарның район координация советы рәисе Рафаэль Хәмәтов, спорт, туризм һәм яшьләр белән эшләү бүлеге башлыгы Илнур Гәрәев, Яр Чаллы һәм район хәрби хәрәкәт ветераннары булды. Рафаэль Хәмәтов Әфган сугышының сәбәпләре, төп вакыйгалары белән таныштырды, тарихны белеп, якташларыбызның батырлыгын онытмыйча яшәргә өндәде. Фәрит Гәләветдинов әфганчы-ветераннарга юбилей медальләре тапшырды. Хәрби бәрелешләрдә һәлак булган һәм тыныч тормышта арабыздан вакытсыз киткән сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Хоккей турнирында өч команда көч сынашты – Биклән, Мәләкәс, Түбән Суыксу авылларыннан. Уенда Мәләкәс командасы беренче урынны яулады (тренер Валентин Артемьев). Биклән – икенче (тренер Ринат Исмәгыйлев), Түбән Суыксу (тренер Наис Фәйзуллин) – өченче урыннарда.
Кичен мәктәпнең спорт залында волейбол уены узды. Җиңүне Биклән авыл яшьләре командасы яулады. Ярышларда катнашучылар оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерделәр, киләчәктә мондый спорт уеннарын традициягә кертүне сорадылар.
Гомумән, район әфганчы-ветераннары актив эшчәнлек белән аерылып тора. «Гиндукуш» хәрби дан музее оештырылган, Әфганстан җирендә һәлак булган якташларыбыз истәлеген мәңгеләштерү максатыннан хәтер такталары куелган. Моннан тыш, узган ел әфганчы-ветераннар республикада беренчеләрдән булып Биклән җирлегендә Әфган сугышыннан исән кайтып, тыныч тормышта бакыйлыкка күчкән авылдашлары истәлегенә хәтер такталары урнаштырган. Яшьләр арасында спорт ярышларын да алга таба дәвам итәргә планнары бар. Ул гына да түгел, хоккей турниры өчен махсус күчмә Әфганчылар кубогы уйнатырга ниятлиләр. Сугышның ни икәнен дәреслекләрдән укып түгел, үз күзләре белән күргән ветераннар мәңгелеккә киткән дусларының хәтерен саклап, тормышның кадерен белеп, үз көчләренә ышанып, куйган максатларына ирешеп яшиләр. Яшьләрне дә алар сүз белән генә түгел, үзләренең яшәү рәвеше, башкарган эшләре белән тәрбиялиләр.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X