Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Хокуксыз йөргән

10 ноябрьдә Тукай районы Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан машина йөртү таныклыгы булмаган шофер туктатылды, дип хәбәр итте РФ Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча Дәүләт автоинспекциясе начальнигы Шамил Ганиев.

«Яр Чаллы – Зәй – Әлмәт» автомобиль юлының беренче километрында Тукай районы территориясендә «Фольксфаген Поло» автомашинасы туктатыла. Руль артында 49 яшьлек Тукай районында яшәүче машина йөртү таныклыгы булмаган кеше тоткарлана. Мәгълүмат базалары буенча тикшерү барышында әлеге гражданның транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителүе ачыклана.

Машина йөртүче транспорт чарасы белән идарә итүдән читләштерелә, РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.7 статьясы 2 өлеше буенча административ протокол төзелә. Бу статья утыз мең сум күләмендә административ штраф салуга, унбиш тәүлеккә кадәр административ кулга алуга яки йөздән ике йөз сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә китерә.

Хокук бозучының автомобиле ЮХИДИнең Чаллы шәһәре буенча штраф стоянкасына урнаштырылган, ә шофер үзе Тукай районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының дежур частена китерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев