Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Юл хәрәкәте иминлеге

Тукай районы укучыларына куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерделәр

Район мәктәпләрендә «Поездга юл бир!» айлыгы кысаларында тимер юл янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә багышланган сыйныф сәгатьләре узды.

Укучылар махсус видеороликлар карадылар, ә педагоглар балаларга рельслар янында нинди куркынычлар янавын һәм ни өчен игътибарлы булу кирәклеген аңлаттылар.

Мәгариф идарәсе хәбәр иткәнчә, сыйныф җитәкчеләре укучыларга иң мөһим кагыйдәләрне җиткерде. Машиналар кебек поездны да тиз генә туктатып булмый, шуңа күрә юлны махсус урыннарда гына һәм як-якка карап чыгарга кирәк.

  • Вагоннарга менмәскә: Поезд түбәләренә һәм цистерналарга менү гомер өчен куркыныч.
  • Селфи ясамаска: Поездлар фонында фотога төшү катгый тыела.
  •  Контактлы челтәрдәге югары көчәнешле ток ерактан ук сугарга мөмкин.
  • Наушникларны салып куярга: Юл аркылы чыкканда телефон куллану һәм музыка тыңлау куркынычсызлыкны киметә.

Мәгариф идарәсе искә төшерә: «Тимер юл — куркыныч зона, үзегезне саклагыз һәм игътибарлы булыгыз!».

Фотолар: район мәгариф идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев