17 майдан 23енә кадәр БМО юл йөрү куркынычсызлыгы буенча алтынчы глобаль атналык үткәрә. Чарага Тукай районы да кушыла. Атналык җәмәгатьчелекне юлларда тизлек режимын үтәп йөрүгә чакыра. Тизлек арттыру – иң актуаль проблемаларның берсе. Тикшерүләрдән күренгәчә, машина йөртүчеләрнең яртысыннан күбрәге бу кагыйдәне боза.
Тизлекне тиешледән 1 километрга гына арттыру да автоһәлакәтләрдә үлем очракларын 4-5 процентка арттыра. Шулай ук имгәнүләр алу куркынычы да күпкә югарырак була.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы билгеләп үткәнчә, җәяүлене 50 км/сәг тизлек белән килгән машина бәрдергән очракта үлем куркынычы 20 процент булса, 80 км/сәг белән килгәндә бу күрсәткеч 60 процентка кадәр җитә.
Һәр елны Россиядә тизлек режимын сакламау аркасында 4 меңнән артык һәлакәт теркәлә, аларда 1 меңнән артык кеше үлә. 2020 елда Татарстанда шундый 338 һәлакәт булган, аларда 69 кеше үлгән, 458 кеше имгәнүләр алган.
Нет комментариев