Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Тизлек арттыру сәбәпче

23 март көнне кичке сәгать 4 тулганда Яр Чаллы – Водозабор – «Прибрежный» бакчачылык ширкәте юлында «ВАЗ-111730» автомобилендә баручы 44 яшьлек ир-ат руль артында 43 яшьлек хатын-кыз утырган «БМВ» машинасы белән бәрелешә. Һәлакәтнең сәбәбе – беренче автомобильнең, һава шартларының начар булуына карамастан, югары тизлектә хәрәкәт итүе. Авариядә хатын-кызның кулы, ир-атның муен кабыргасы сына. Алар БСМПга үзләре мөрәҗәгать итәләр. 

Бу көннәрдә һава шартлары юлда йөрүчеләр өчен уңай түгел. Шуңа күрә машина йөртүчеләрдән аерата саклык сорала. Кинәт маневрлар ясаудан сакланыгыз, һәр ситуациядә автомобильне туктатырга әзер булыгыз, дип чакыралар ЮХИДИ хезмәткәрләре. Балаларны мәҗбүри рәвештә махсус утыргычларда алып барырга кирәк. 
Шулай ук җәяүлеләрнең дә сәламәтлекләренә һәм гомерләренә ваемсыз карамаулары сорала. Киемдә яктылык кайтаргыч элементлар куллану да бик мөһим чара. 

/ Фото район ЮХИДИ бүлегеннән алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев