Тизлек арттыру сәбәпче
Юл хәрәкәте иминлеге

Тизлек арттыру сәбәпче

28 августта Яр Чаллы – Хуҗамәт – Наратлы Кичү юлында прицеп тагып «Лада Калина» автомобилендә баручы пенсионер ир-ат тизлеген тиешледән арттыра һәм юл кырыена төшеп әйләнә. 21 ел стажлы әлеге йөртүче умыртка сөяген сындыра. Аны БСМПга алып китәләр.

30 августта «Татарстан» совхозы поселогы – Комсомолец юлында яшь егет белән кыз утырган «ВАЗ-21121» машинасы юл кырыена төшеп әйләнә. Һәлакәт бу юлы да тизлек арттыру аркасында чыга. 18 яшьлек пассажир кыз БСМПга озатыла. 

/ Фото район ЮХИДИ бүлегеннән алынды. 


Нет комментариев