Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Тизлек арттыру аркасында комага киткән

10 июньдә Яр Чаллы – Водозабор юлында исерек килеш руль артына утырган ир-ат тоткарлана. 33 яшьлек әлеге йөртүченең машина йөртү таныклыгының да срогы чыккан була. 

Шул ук көнне иртәнге сәгать 4тә Яр Чаллы – «Дизелист» бакчачылык ширкәте юлында Лада Гранта автомобилендә баручы 48 яшьлек ир-ат тизлеген арттыра һәм, каршы полосага чыгып, юл кырыена төшеп әйләнә. Машина йөртүче үзе дә, аның 29 яшьлек пассажиры да баш мие имгәнүләре, сыну җәрәхәтләре алалар. Пассажир исерек хәлдә була. Һәлакәттән соң машина йөртүче 1нче дәрәҗә комага китә.
/ Фото район ЮХИДИ бүлегеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев