Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Юл хәрәкәте иминлеге

Тагын бер скутерчының гомере өзелде

25 июнь көнне Яр Чаллы - Дубки ял базасы юлында тагын бер скутерчының гомере өзелде.

Фаҗига трассаның өченче километрында кичке сәгать тугыз тулганда килеп чыга. Ял базасына таба зур тизлектә хәрәкәт итүче "ВАЗ-21093" машинасына утырган Чаллыда яшәүче 18 яшьлек егет каршы полосага чыга һәм скутер белән бәрелешә. Ә анда шулай ук чаллылылар - рульгә 21 яшьлек егет һәм пассажир урынына 36 яшьлек ир утырган була. Кызганычка, берсенең дә шлемы булмый. Скутерчы шунда ук үлә, ә пассажирның баш мие җәрәхәтләнә, кабыргалары, аягы, борына сына. Ул шунда ук БСМПга озатыла. Рульдәге егет 2013 елда дүрт тапкыр административ җаваплылыкка тартылган, җитмәсә, кагыйдә бозган өчен 20 айга транспорт йөртү хокукыннан да мәхрүм ителгән була. Күрәчәгенә каршы, ул шул килеш скутерга утырып чыгып китә.

"ВАЗ-21093" белән идарә иткән егет машина йөртүгә хокук бирүче таныклыкны да әле сигез ай элек кенә алган була. Шул арада инде юл йөрү кагыйдәсен бозган өчен дүрт мәртәбә административ җаваплылыкка тартылырга өлгерә. Өйрәнү вакытында, югыйсә, һәр кагыйдәне үтәп, сакланып кына барырга кирәк тә бит - яшьлеге беләнме, башка сәбәптәнме ул бу турыда уйлап бетермәгән. Нәтиҗәдә - әле яшисе дә яшисе булган яшь егетнең гомере өзелгән, икенчесе никадәр җитди тән җәрәхәтләре алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл хђрђкђте иминлеге