Руль артында исерекләр
Юл хәрәкәте иминлеге

Руль артында исерекләр

Февральнең беренче җиде көнендә район ЮХИДИ бүлегенә юл-транспорт һәла-кәтләре турында өч хәбәр кергән.

Һәлакәтләрнең бер-сендә 59 яшьлек ир-атның гомере өзелгән. Әлеге авария 4 февральдә Яр Чаллы – Зәй – Әлмәт юлының 17нче километрында була. Прицеплы КАМАЗ машинасы, тизлеген арттырып, каршы юнәлештәге полосага чыга һәм каршыга килүче КАМАЗ машиналары белән бәрелешә. Беренче автомобильнең йөртүчесе алынган җәрәхәтләреннән урында ук үлә. 
3 февральдә кичке сәгать 9 тулгач район ЮХИДИ инспекторлары Яр Чаллы – Кырныш автоюлында ВАЗ-11193машинасын туктата. Алар руль артында утырган ир-атның үз-үзен тотышыннан наркотиклар кулланган булуыннан шикләнәләр. 32 яшьлек йөртүче анркология диспансерында тикшерү үтүдән баш тарта. 
Кече Шилнә авылында Шевроле Нива йөртүченең исерек икәне ачыклана. 

/ Фото район ЮХИДИ бүлегеннән алынды. 


Нет комментариев