Пенсионер гаепле
Юл хәрәкәте иминлеге

Пенсионер гаепле

6 июнь көнне көндезге сәгать 11 тулгач Яр Чаллы – Зәй – Әлмәт трассасының 2нче километрында «Лада Гранта» һәм «Лада-2113» автомобильләре бәрелешә. Авариянең сәбәбе – беренче машина руле артына утырган 69 яшьлек ир-атның төп юлдан килүче автомобильгә юл бирмәве.

Һәлакәт машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның күпләгән авыр имгәнүләр алуына китерә. 69 яшьлек йөртүче үзе, аның 49 яшьлек пассажиры, «Лада-2113» машинасының 30 яшьлек йөртүчесе һәм 22 яшьлек пассажиры – барысы да авыр хәлдә БСМПга озатылалар. Автомобильләр нык җимерелә.  
/ Фото район ЮХИДИ бүлегеннән алынды. 


Нет комментариев